Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы «Цифрлы гигиена» буенча яшүсмерләр өчен сынау проектын эшләтеп җибәрде

2021 елның 16 марты, сишәмбе

 «Цифрлы гигиена» проекты кысаларында ТР Яшьләр эшләре  министры Дамир Фәттахов катнашындагы  «Свои» яшьләр (яшүсмерләр) клубы базасында беренче интерактив дәрес узды.

Педагог-психологлар белән берлектә яшүсмерләр төрле интерактив күнегүләр аша кибербулинг темасын эшләделәр. Дәрес 1 сәгать дәвам итте, аның кысаларында белгечләр балалар белән бергә кибербуллинг белән бәйле төрле кейсларны, аңа җавап бирү һәм якыннарына ярдәм итү юлларын карадылар. «Цифрлы гигиена»  ул - видеороликлар, аудио һәм видео подкастлар, мемлар җыелмасы, психологлар катнашында һәм яшүсмерләрнең үзләрен җәлеп итеп эшләнгән интерактив чаралар комплексы. Аларның мөһим бурычы булып интернетта булган һәрнәрсәгә тәнкыйди фикерләү  формалаштыру һәм цифрлы иммунитетны ныгыту тора.  Проект продуктларының күбесе бүген социаль  челтәрдә  һәм «Мирш» YouTube-каналында, «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Цифрлы гигиена» берләшмәләрендә меңнәрчә караулар җыя.

 Проектның операторы-республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре  министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында Интернетта яшүсмерләр куркынычсызлыгы мәсьәләсе каралды. Министр үз докладында ассызыклаганча, интернет ул- яшүсмерләр тормышы өчен үз-үзен тәэмин итә торган мохит. Ә Интернет челтәренә чакырулар көннән-көн җитдирәк була бара. Бу АУЕ һәм башка тыелган агымнар вәкилләренең максатчан эш алып баруы белән бәйле.  Алар яшүсмерләрне төрле интернет челтәре берләшмәләрендә төгәл, максатчан һәм методик яктан дөрес итеп кибербуллинг, троллинг һәм кибермошенниклык белән җәлеп итәләр.  Яшүсмер  еш кына алар белән бергә-бер  кала. Министрлык тарафыннан 2020 елдан бирле тормышка ашырыла торган «Цифрлы гигиена» проекты мондый күренешләргә  каршы торырга тиеш.

Яшүсмерләр белән очрашуга йомгак ясап, министр мондый очрашуларны яшүсмерләр клублары, яшьләр үзәкләре һәм балалар лагерьлары базасында системалы рәвештә үткәрергә кирәклеген билгеләп үтте. «Яшүсмерләр һәм ата-аналардан неформаль белем алуга сорау бар.Әмма проектны бөтен республикага таратканчы, пилот версиясен җентекләп өйрәнәчәкбез», -диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International