Язгы каникуллар: 15 меңнән артык бала Татарстан лагерьларында ял итәчәк

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Язгы каникуллар вакытында Татарстанның 265 сәламәтләндерү оешмасында 15000 баланы ял иттерү көтелә. Шул исәптән, 640 катлаулы тормыш хәлендә калучылар, мөмкинлекләре чикләнгән һәм ятим балалар. 11000 артык бала каникулларын  көндезге мәктәп лагерьларында үткәрәчәк. 28 стационар шәһәр читендәге оешмаларда бюджет дотациясе буенча  2481, коммерция нигезендә 1222 кеше ял итәчәк. Тагын 545 бала 5 санатор-курорт учреждениесе базасында булачак.

Язгы сменаларның программалары профиле дәүләт яшьләр сәясәтенең төп өстенлекле юнәлешләренә туры килә. Алар арасында гражданлык-патриотик, мәгълүмати-технологик, физкультура-спорт, лингвистика, социаль-педагогик юнәлешле сменалары урын ала. Аеруча игътибар Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы мәсьәләләренә юнәлдерелгән.

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы сменаларда катнашучылар һәм оештыручылар арасында коронавирус таралышын (COVID-19) профилактикалау буенча барлык кирәкле чараларны үти.Тән температурасын даими контрольдә тоту, кулларны даими юу,антисептиклар белән эшкәртү актив рәвештә башкарылачак. Лагерьларның үзләрендә дезинфекция чаралары һәм даими җилләтү чаралары ярдәмендә биналарны җыештыру оештырылачак. Моннан тыш, барлык биналарда бактерицид лампалары кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International