Татарстанда «Яшьләргә эш» Work-туры старт ала

2021 елның 2 апреле, җомга

2021 елның 5-20 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы районнарында һәм шәһәрләрендә «Яшьләргә эш» Work-туры үтәчәк. Тур Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Чистай, Яшел Үзән, Арча, Лаишта булачак дип көтелә.

Чара яшьләргә порталда теркәлү мөмкинлекләрпе турында белдерүне, эш белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүне, шулай ук яшьләрне эшкә урнаштыру буенча иң яхшы тәҗрибәләрне алга этәрүне күз алдында тота.

«Бүген, җәйге каникуллар алды чорында, без яшьләрне эш белән тәэмин итү сорауларына зур җаваплылык белән якын килергә тиешбез. «Яшьләргә эш» - нәкъ менә яшьләргә, аларны вакытлыча эш белән тәэмин итүгә юнәлтелгән сайт ул. Эш эзләгән студент оператив рәвештә, тикшерелгән эш һәм эш бирүче табып, үз хезмәте өчен тиешле хезмәт хакы ала алсын өчен эшләнгән сайт ул», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министрының урынбасары Алла Кондратьева.  

Исегезгә төшерәбез, сайт 2020 елда ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Татарстанның студентлар отрядлары тарафыннан гамәлгә ашырылды. Эшкә урнаштыру онлайн мәйданчыгы үз эченә яшь белгечләрне яллау, стажировка үткәрү һәм практикага яллау буенча ике алымны берләштерә. Бүгенге көндә порталда 1000 эш эзләүче, 370 эш бирүче теркәлгән һәм 1528 вакансия урнаштырылган.

Work-тур кысаларында «Яшьләргә эш» порталын тәкъдим итү, муниципаль районнардан эш бирүчеләрнең вакансияләр маркеты, «ТрудКрут» студентлар отряды хәрәкәтенең, «Эшлибез» квизының презетациясе, эш бирүчеләр белән ачык дискуссия мәйданчыклары, яшьләрне эшкә урнаштыру һәм вакытлыча эш белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча стратегик сессия узды.

Шулай ук, җирле эш бирүчеләр һәм уку йортлары вәкилләре белән стратегик сессия оештыру планлаштырыла,анда вакытлыча эшкә урнашу өчен һәм предприятиеләрдә практика узу өчен заманча системага SWOT-анализ ясалачак.

Вакансияләр маркетында эш эзләүдә булган 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге гражданнар төрле җирле компанияләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән аралаша һәм тиешле эш яки вакытлыча эш таба ала.

Эш бирүчеләр белән ачык дискуссия мәйданчыклары һәр районда узачак, анда катнашучылар мөмкин булган вакансияләр турында мәгълүмат алачаклар, персонал сайлау өчен җавап бирүче белгечләргә сораулар бирәчәкләр.

Work-тур графигы:   https://taplink.cc/rabota.tatar 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International