Татарстанда балаларны савыктыру лагерьларын яңарту дәвам итә. «Җәй – балаларга» программасы ярдәмендә ил күләмендә чын-чынлап уникаль ял итү инфраструктурасы барлыкка килә. 2019-2020 елларда 16 лагерь яңартылган.
Исегезгә төшерәбез, «Җәй – балаларга» лагерьларын яңарту буенча Президент программасы ТР Яшьләр эшләре министрлыгы инициативасы белән 2019 елда эшләтеп җибәрелде. Программаны гамәлгә ашыруны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Программаны тормышка ашыру кысаларында Яшьләр мохите объектларын яңарту институты булдырылды. Бу яшь архитекторлар командасы, алар Татарстан яшьләре өчен актуаль һәм заманча объектлар проектлый.
Әйтик, балалар лагерьлары, аерым алганда А. Д.Губин исемендәге «Звездный» балалар сәламәтләндерү лагере, «Молодежный» өстәмә белем бирү оешмасы капиталь ремонттан соң балаларны кабул итте. Барлыгы 546 млн. нан артык акча тотылган.
Яңартудан соң беренче тапкыр язгы каникулларда А.Д. Губин исемендәге сәламәтләндерү үзәге үз ишекләрен ачты. Лагерьда профильле смена узды, анда яшь спортчылар - волейболчылар, футболчылар һәм көрәшчеләр ял итте.
А.Д. Губин исемендәге сәламәтләндерү лагеры Россиядә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсуслаштырылган иң эре лагерьларның берсе булачак. Лагерь Бөгелмә районында урнашкан һәм анда ел дәвамында балалар ял итүе күздә тота.
Биредә коляскалар йөрү өчен пандуслар, киң ишекләр һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларның көнкүрешен җиңеләйтә торган башка җайланмалар бар. Бер үк вакытта лагерьда 160 кеше, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән 50 бала.ял итә ала, Биектау районында урнашкан «Молодежный» балалар-яшүсмерләр сәламәтләндерү лагеренда, яңартылганнан соң, урыннар 400 кадәр арттырылган. Биредә беренче смена инде 2020 елның июлендә узды. Программа кысаларында корылмаларны капиталь ремонтлау, фасадларны бизәү, территорияне төзекләндерү эшләре башкарылды, торак корпусларны, ашханәне, клубны мебель белән тәэмин иттеләр. Моннан тыш, лагерьга керү юллары да ремонтланды. Язгы каникуллар вакытында биредә «Синең старт» дигән иҗади-психологик смена узды. Балалар һәм яшүсмерләр театр һәм бию сәнгате, интернеттан аңлы һәм куркынычсыз файдалану турында мәгълүмат алдылар, шулай ук тормыш авырлыкларын җиңү хакында лекцияләр тыңладылар.
Лаеш районында урнашкан «Звездный» лагере ремонттан соң «Сәләт» берләшмәсе базасына әверелде. Биредә корпусларга капиталь ремонт ясалган, лагерь территориясе төзекләндерелгән, спорт чаралары өчен мәйданчык оештырылган. Шулай итеп, язгы каникуллар вакытында «Звездный» да ОГЭ һәм БДИга әзерлек буенча профиль смена узды. Анда республиканың төрле районнарыннан 65 бала катнашты.
«Җәй-балаларга» реновация программасы башлангач, без мондый эшкә җитди ихтыяҗ күрдек. Беренче чиратта, ата-аналар ягыннан. Шуңа күрә җаваплылык югары дәрәҗәдә булуын аңладык-без балалар өчен төзибез. Узган ел, катлаулы шартларда, Россия субъектлары арасында балалар ялының иң зур кампаниясен үткәрә алдык.
Безнең инфраструктура үсеше инде хәзер үк үз ватанында ел әйләнәсе каникуллар үткәрә ала торган йөзләгән мең татарстанлыга файда китерүен без күрәбез. Шул ук вакытта урнашу урыны, лагерьлар концепциясе, сменалар тематикасы буенча балаларның һәм аларның әти - әниләренең лагерь һәм сменаларны сайлау мөмкинлеге киң», - дип ассызыклады Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.
Исегезгә төшерәбез,язгы каникул чорында Татарстанда 15188 бала һәм яшүсмер ял иткән. Шул исәптән авыр тормыш хәлендәге 825 бала.