Мөмкинлекләр киңлеге: 65 катнашучы Россия яшьләр берлегенең алтын тамгасына һәм әгъзалык билетына ия булды

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Татарстанның 20 шәһәр һәм районнарыннан 100 артык катнашучы, 1-4 апрель көннәрендә үткән «Мөмкинлекләр киңлеге» ачык республика проектында очраштылар. Проектның максаты  -  яшьләрне үзләренең кече шәһәрләре һәм җирлекләрен социаль-икътисадый үстерүгә җәлеп итү.  

Гаризалар кабул итү кампаниясе нәтиҗәсендә проектта катнашырга дип 147 гариза килде. Шуларның күбесе Азнакай, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Яшел Үзән, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Чистай шәһәрләреннән булды. Югары белем бирү оешмалары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының 100 артык студенты проектта катнашу өчен гариза биргән.

«Мөмкинлекләр киңлеге» катнашучылары проект менеджменты буенча тирән белем бирү программасын ныклап өйрәнделәр, социаль проектлау һәм командада нәтиҗәле эшләү нигезләренә төшенделәр.Мәктәп кысаларында Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий белән очрашу үтте.  Очрашуда катнашучыларның муниципалитетларны төзекләндерү белән җирле оешмалар һәм клублар арасындагы мөнәсәбәтләре, оешмада әгъзалык итүгә, шулай ук яшьләрнең киләчәккә йогынтысы турында сораулары каралды.

«Россия яшьләр берлеге алдына даими яшәү урыннарында берләшмәләр булдыру мәсьәләсе тора. Проект-программа эшчәнлегенә җәлеп итүгә һәм аларда катнашуга юнәлтелгән глобаль стратегик проектлардан кала, үз районыгызны төзекләндерү өчен проектларны гамәлгә ашыру мөһим. Әгәр дә без проект турында сөйләшсәк, бу – Үсеш киңлеге, оешма турында икән- Россия яшьләр берлеге», - дип ассызыклады Красноруцкий.

4 көнлек эш нәтиҗәсендә мәктәптә катнашучылар экспертлар алдында 20 артык уникаль проект якладылар.

Мәктәпнең ябылу тантанасында 65 катнашучы Россия яшьләр берлегенең алтын тамгасына һәм әгъзалык билетына ия булды.

Әлеге проект Татарстанда тәүге кат  үткәрелә һәм «Үсеш пространствосы» федераль проектының төбәк этабы булып тора. Проектны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәмендә «Россия яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республика оешмасы оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International