Казанда бу сезондагы соңгы төркем өчен «Эзләнү фронты» стационар эзтабарлар мәктәбендә укулар узды

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

«Эзләнү  фронты» Бөтенроссия эзтабарлар мәктәбендә стационар укытуның чираттагы циклы узды. Беренче тапкыр мәктәпкә Түбән Новгород, Тверь һәм Сахалин өлкәләреннән эзтабарлар отрядлары килде. Укуның өч көнендә укучылар һәм аларның җитәкчеләре эш атмосферасында җиңел үзләштерелергә ярдәм итәчәк теоретик белемнәр җыелмасы алдылар: эзләнү эшендә археологик метод, эзләнү документациясе, урманда ориентлашу, куркынычсызлык техникасы, анатомия һәм башкалар.

Белешмә:

 «Эзләнү фронты» Бөтенроссия эзтабарлар мәктәбе - ул «Россиянең эзтабарлар хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең активист- эзтабарлары  өчен эзләнү эшендә яңа методлар үзләштерә алу өчен  Россиядә беренче даими эшләүче уку йорты.

Проект «Ватан»Бөтенроссия мәгълүмати-эзләнү үзәге базасында Россия Федерациясендә уздырыла торган эзләнү эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында заманча мәгълүмати технологияләр ярдәмендә тормышка ашырыла.

Белем бирү программасына эзләнү эшләре нәтиҗәләрен документлаштыру һәм фото-фиксацияләү, кеше анатомиясе, топография һәм gps-навигация нигезләре, эзләү эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасы, ВИПЦ эзләү эшләре нәтиҗәләрен исәпкә алуның бердәм системасы белән эшләү буенча теоретик һәм гамәли дәресләр керә. Интенсив курс  өч көн бара. Мәктәптә укуларны Татарстан Республикасының «Ватан берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы белгечләре һәм Казан шәһәренең эзтабарлар отрядлары җитәкчеләре үткәрә. Бу проект 2016нчы елдан бирле үткәрелә.

Шушы еллар эчендә стационар мәктәптә Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән 1163 эзтабар белем алды. 2018 елда мәктәптә беренче тапкыр Эстония (5 кеше) һәм Латвия (1 кеше) эзтабарлары, 2019 елның апрелендә укыту семинары Эстония һәм Литва (7 кеше) эзтабарлары узды. 2019 елгы җәйге мәктәптә беренче тапкыр Ингушетия һәм Дагстан Республикаларыннан эзтабарлар килде. 2021 елда беренче тапкыр мәктәп укучылары арасында Сахалин һәм Түбән Новгород өлкәләреннән эзтабарлар булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International