1000 000 сум күләмендәге грант, Россия буенча онлайн-курслар һәм сәяхәт: Татарстан яшьләрен «Синең адым» конкурсында катнашырга чакыралар

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

 

«Синең адым» - студентлар өчен конкурс.  Ул  2021 елның апрелендә башланып китте.  Конкурсның максаты - катнашучыларның профессиональ осталыгын тормышка ашыруда  һәм индивидуаль  шәхси үсеш траекториясен төзергә ярдәм итү.

Конкурста Россия гражданнары — бакалавриат һәм Россия университетлары студентлары(чыгарылыш студентларыннан башка) катнаша ала. Алар экология, икътисад, урбанистика, мәдәният һәм сәнгать, фән һәм технологияләр һ. б. өлкәләрдә идея тәкъдим итә алачак.

Конкурсның 11 юнәлешенең теләсә кайсысында да катнашырга мөмкин. Үз белгечлегең буенча булу мәҗбүри түгел. Юнәлешләр түбәндәгеләр: «Мөмкин булган чикләрне киңәйтәм», «Ил ачам», «Алгарышны кузгатам», «Шәһәрләрне алышам», «Илһамландырам», «Әйләнә-тирә мохитне үстерәм», «Табигатьне яратам», «Игелек кылам», «Иң мөһим нәрсә турында сөйләшәм», «Мөһим нәрсә турында хәтерлим», «Булдырам».

Конкурс өч этапта үтә:

1.  Үсешләре белән идарә итү буенча потенциалның диагностикасы һәм белем бирү курсы

2  . Конкурс юнәлешләре буенча проектлар эшләү, ил төбәкләре буенча экспедицияләр

3.Россия төбәкләрендә мегавызовларны хәл итү, төбәктәге социаль-икътисадый шартларны яхшырту өчен остазлар һәм экспертлар белән бергә инициативаларны гамәлгә ашыру.

Катнашучылар конкурс партнерларыннан кыйммәтле бүләкләр, шул исәптән популяр сервисларга бушлай язылу, товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә сертификатлар, онлайн-курслар һәм Россия буйлап сәяхәтләр алачак.

Конкурсның 200 финалисты белем алуга (бакалавриат яки магистратура), стартапны эшләтеп җибәрүгә яки торак шартларын яхшырту өчен 1000 000 сум күләмендә грант алачак.

Конкурсны оештыручылар – «Россия-мөмкинлекләр иле» АКБО һәм студентлар клубларының Милли Лигасы. Конкурс Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Росмолодежь һәм Ростуризм ярдәме белән үткәрелә.

Конкурска регистрация 2021елның 12 июненә кадәр https://tvoyhod.online платформасында бара.

Проектның социаль челтәрләре :

https://www.instagram.com/tvoy.xod/

https://vk.com/tvoyhodonline

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International