Work-тур «Яшьләргә  эш»: 15 көн, ун район һәм 2000 артык катнашучы

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанның студентлар хезмәт отрядлары «Яшьләргә  эш»  work-туры кысаларында 10 шәһәрдә булдылар.

Команда юлда 15 көн булды  һәм 1850 чакрым юл үтте. Алар  Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Чистай, Яшел Үзән, Арча һәм Лаештан 2000 якын яшь кешенең эшкә урнашу өлкәсендәге мөмкинлекләре белән таныштылар.

Һәр шәһәрдә параллель рәвештә берничә мәйданчык эшләде, аларның нәтиҗәләре буенча 100дән артык эш бирүче вакансияләр маркетында тәкъдим ителде, чакырылган спикерлар уңышка ирешү тарихы турында сөйләделәр, катнашучылар «Эшлибез» квизында белемнәрен тикшерделәр һәм стратегик сессия кысаларында эшләделәр.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, тур нәтиҗәләре буенча 400 дән артык яңа эш эзләүче һәм 25 эш бирүче «Яшьләргә  эш» порталына кушылды.

«Яшьләргә эш» Work-туры — Татарстан Республикасында яшьләрне эшкә урнаштыру системасын камилләштерүгә, районнарны потенциаль эш бирүчеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлеккә  һәм яшь кешеләрнең хезмәт эшчәнлегенә кызыксынуларын арттыруга җәлеп итүгә мөһим адым.

Чара яшьләргә «яЯшьләргә эш» порталында теркәлү мөмкинлеге турында хәбәр итүгә, хезмәт белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүгә, шулай ук яшь кешеләрне эшкә урнаштыру буенча иң яхшы тәҗрибәләрне алга этәрүгә юнәлдерелгән.

Work-тур кысаларында һәр районда җирле эш бирүчеләрдән вакансияләр маркеты, «Яшьләргә эш» порталын тәкъдир итү, «Трудкрут» студентлар отрядлары хәрәкәтен тәкъдир итү, «Эшлибез» Квизы, эш бирүчеләр белән ачык дискуссия мәйданчыклары һәм яшьләрне эшкә урнаштыру һәм вакытлыча эш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча стратегик сессияләр узды.

Стратегик сессияләр кысаларында җирле эш бирүчеләр, студентлар практикасы өчен җавап бирүче уку йортлары хезмәткәрләре вакытлыча эшкә урнашуның заманча системасына SWOT-анализ үткәрделәр.

14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге булган яшьләр өчен  вакансияләр маркетында яраклы эш яки эш белән тәэмин итү мөмкинлеге бар иде.

Ә ачык дискуссия мәйданчыклары кысаларында катнашучылар эш бирүчеләргә һәм персоналны сайлап алу өчен җавап бирүче белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International