Республикакүләм яшьләр торак конкурсы: гаризалар кабул итү башланды

2021 елның 14 мае, җомга

Татарстанда социаль ипотека программасы буенча торак алуга конкурсның гаризалар кабул итү кампаниясе башланды.Конкурста Татарстанның яшьләр проектлары һәм программалары лидерлары һәм активистлары катнаша ала.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре  министры урынбасары Ринат Садыйков, «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты Руфат Кыямов сөйләде. Моннан тыш, конкурста катнашу тәҗрибәсе белән 2020 ел җиңүчеләре Роберт Хисамов һәм Мария Юматова уртаклаштылар.

Яшьләр торак конкурсы  ташламалы шартларда торак шартларын яхшырту буенча уникаль мөмкинлек тудыра.

Татарстан Республикасы яшьләр сәясәтен тормышка ашыру, мәгариф һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлек алып баручы 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган яшьләр: иҗтимагый оешмалар активистлары; Татарстан яшьләр сәясәте проектларында катнашучы студентлар, студентлар үзидарәләре һәм иҗат берләшмәләре, башкарма комитетларның, учреждениеләрнең, яшүсмерләр клубларының, яшьләр үзәкләренең яшьләр белән эшләү буенча белгечләре; сәнәгать предприятиеләрендә һәм оешмаларда, шул исәптән дәүләтнеке булмаган оешмаларда яшьләр белән эшләү буенча белгечләр катнашу өчен гариза бирә ала.

Конкурста катнашу өчен кирәкле шарт – гаиләнең бер әгъзасына гомуми мәйданы белән тәэмин ителеш 18 квадрат метрдан ким булырга тиеш.

«Социаль ипотека буенча ташламалы бәядән бер бүлмәле фатир бер квадрат метр өчен 42 460 сумга төшәчәк, ягъни аның гомуми бәясе 1 млн 643 мең 202 сум булачак. Аның базар бәясе якынча 2 млн 467 мең 800 сум, экономия – 800 меңнән артык», - дип сөйләде Руфат Кыямов.

Ул аңлатканча, гариза бирүченең исәбендә квартира бәясенең 10% тан да ким булмаган очракта, система фатир сайлау хокукын бирми.

 «Яшьләр сәясәте өлкәсендә кеше капиталын үстерү өстенлекле юнәлеш булып тора. Яшьләр арасында, яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту бу юнәлештә мөһим һәм кирәкле ярдәм чараларының берсе булып тора»,  - дип ассызыклады Ринат Садыйков. Ул билгеләп үткәнчә, игълан ителгән конкурс татарстан яшьләренә ярдәм итүнең нәтиҗәле инструменты булып тора. Мондый чараларны үткәрү турында карар моннан берничә ел элек ТР Президенты инициативасы белән кабул ителгән иде һәм узган вакыт эчендә ул үзен тулысынча аклады.

  Аның сүзләренә караганда, конкурс тарихы 2012 елда Татарстан Республикасы студентларының VII конгрессыннан башлана. Ул вакытта конкурс кысаларында 10 соципотека фатиры буенча карар кабул ителде. Аларның саны елдан-ел арта бара. 2014 елдан башлап, ТР Президенты карары белән, җиңүчеләр саны ел саен 49 кешегә кадәр арткан. Проектның бөтен тарихында 294 иң яхшы яшьләр вәкиле җиңүче булды

.«2019 елдан башлап конкурста катнашучылар арасына без яшьләр сәясәте белгечләрен, заводларда, фабрикаларда, авылда аграр хуҗалыкларда яшьләр белән эш алып баручы предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләрен, шулай ук Татарстанның Югары һәм урта махсус уку йортларында тәрбия эшләре буенча белгечләрне, массакүләм мәгълүмат чараларының яшь журналистларын керттек», - дип ассызыклады спикер.

Конкурс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелә.

Гаризалар кампаниясе 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Конкурста катнашу, гариза бирү турында тулырак мәгълүматны «Татарстан Республикасының яшьләр торак конкурсы»рәсми төркемендә белергә мөмкин.

Белешмә:

18 май көнне 17.30.да #ЖильёМолодымРТ турыдан туры эфир булачак.

Турыдан-туры эфир кысаларында (zoom, YouTube мәйданчыкларында) Татарстанда гамәлдә булган программалар һәм яшьләргә үз торакларын сатып алуда дәүләт ярдәме күрсәтү проектларын, документларны җыю буенча Дәүләт торак фонды белгечләре, Татарстан шәһәрләре һәм районнары башкарма комитетлары катнашында торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәменең кулай механизмын сайлау планлаштырыла.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International