Балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе һәм ТР Яшьләр министрлыгы ата-аналар һәм балалар өчен туры эфирлар циклын башлап җибәрде

2021 елның 14 мае, җомга

Әти-әниләр һәм балалар өчен тормыштагы кризыслы мәсьәләләрне хәл итү буенча туры эфирлар циклы дәвам итә. 15 май 14:00 сәгатьтә үтәсе туры эфир «Кайгы килгәндә туганнарыңа яки дусларыңа ничек итеп ярдәм итәргә?(әти-әниләр өчен киңәш)» темасына багышланган.

Эксперт буларак, медицина фәннәре кандидаты, КДМА психотерапия һәм наркология кафедрасы доценты Марина Белоусова чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, 14 май көнне «Гаилә кризис кичерә. Аңа ничек ярдәм итәргә?» темасына туры эфир үтте, анда эксперт буларак ТР Мәгарифне үстерү институтының тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртипне профилактикалау лабораториясенең фәнни хезмәткәре Эльвира Башлай чыкты.

Очрашуда модератор буларак ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Яшьләр эшләре министрының урынбасары Алла Кондратьева чыгыш ясады.

Туры эфирны сылтама буенча карарга мөмкин.

Оештыручылар: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе

Кайнар элемтә телефоны: (843) 294-96-10.

Туры эфирлар тәртибе:

1) 15.05.2021, 14.00 сәгать

Тема: «Кайгы килгәндә туганнарыңа яки дусларыңа ничек итеп ярдәм итәргә?(әти-әниләр өчен киңәш)»

Эксперт:  Белоусова Марина Владимировна, медицина фәннәре кандидаты, КДМА психотерапия һәм наркология кафедрасы доценты

2) 17.05.2021, 10.00 сәгать

Тема: «Кайгы килгәндә туганнарыңа яки дусларыңа ничек итеп ярдәм итәргә?(балалар өчен киңәш)»

Эксперт:  Белоусова Марина Владимировна, медицина фәннәре кандидаты, КДМА психотерапия һәм наркология кафедрасы доценты

 

3) 18.05.2021, 17.00 сәгать

Тема: «Кешедә эмоциональ халәтне тотрыклы итү: стресс, курку, борчылуны басу»

Экспертлар:

- Захаров Алексей Валерьевич, Мәскәү шәһәренең балаларны стресстан яклау үзәгенең махсус программалар директоры;

 - Хасай Магомедович Алиев, медицина фәннәре кандидаты табиб-психолог, галим, философ, «Ключ» үсеш буенча уникаль методика авторы

4)  19.05.2021, 17.00 сәгать 

Тема: «Кешедә эмоциональ халәтне тотрыклы итү: стресс, курку, борчылуны басу»

Экспертлар:

- Захаров Алексей Валерьевич, Мәскәү шәһәренең балаларны стресстан яклау үзәгенең махсус программалар директоры;

 - Хасай Магомедович Алиев, медицина фәннәре кандидаты табиб-психолог, галим, философ, «Ключ» үсеш буенча уникаль методика авторы

 

5)      20.05.2021 в 17.00 сәгать 

Тема: «Балалар һәм зурларда депрессия билгеләре, үз-үзләренә ярдәм күрсәтү ысуллары» 

Экспертлар:

- Карпов Анатолий Михайлович, медицина фәннәре докторы, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының РМПО ФГБОУ филиалы КДМА психотерапия һәм наркология кафедрасы рәисе, профессор, Татарстан Республикасының атказанган табибы

- Белоусова Марина Владимировна, медицина фәннәре кандидаты, КДМА психотерапия һәм наркология кафедрасы доценты

 

6)      21.05.2021, 17.00 сәгать 

Тема: «Дини конфессияләр контекстында яшәү һәм үлем турында уйлану»

Экспертлар:  РПЦ һәм ТР Диния нәзарәте вәкилләре (әтисе Вячеслав Шапоров), Солтан хәзрәт)

7)      22.05.2021, 11.00 сәгать

Тема: «Яшәү көчләрен кайдан һәм ничек алырга. Психологлар һәм табиблар фикере»

Экспертлар:

- Герасимова Вера Вадимовна, психология фәннәре кандидаты, психологик ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе;

- Башмакова Ольга Валерьевна, медицина фәннәре кандидаты, РФ ССМ РМАНПО ФГБОУ филиалы – КДМА психотерапия һәм наркология кафедрасы доценты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International