Казанда Өченче хезмәт семестрының тантаналы ачылышы үтәчәк

2021 елның 8 июне, сишәмбе

12 июнь – Россия көнендә Казанда Татарстан Республикасы студентлар отрядлары Өченче хезмәт семестрының тантаналы ачылышы үтәчәк. Чара 300 артык студентлар активы вәкилләрен берләштерәчәк һәм хәрәкәт вәкилләренең хезмәт итү җәенә юл алуның чишмә башы булачак, дип көтелә.

Хәзерге көндә студентлар актив рәвештә эшкә әзерләнәләр – сайлап алган юнәлеш буенча укыйлар, конкурс ярышларында катнашалар, сессияләрен алдан ук ябалар.

Ел саен республиканың хезмәт хәрәкәтендә 1000 яшьләр катнаша. Алар төзелеш, үсеп килүче буынны тәрбияләү, транспорт, авыл һәм урман хуҗалыгы, һ.б. өлкәләрендә хезмәт куялар.

Дөньяда барган вакыйгалар яшьләрне эш белән  тәэмин итүне  оештыру эшчәнлегенә дә үз төзәтмәләрен кертте.Әмма бүген студентлар сәнәгать җитештерүе, кунакханә комплекслары һәм сәламәтлек саклау объектларында эшли инде. Республиканың төрле объектларында һәм предприятиеләрендә эшләү өчен студентлар отрядларында катнашучыларны җәлеп итү буенча килешү кампаниясе дәвам итә.

Кремль яр буенда студентларга хезмәт объектларында эшләү өчен юлламалар тапшырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International