Бүген ТР Яшьләр эшләре министрлыгында «Якутия-Татарстан» Төбәкара форум кысаларында «Халыкка психологик ярдәм күрсәтү системасын үстерү моделе»төбәкара практикумы үтте.
Чарада ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Балабкина, Татарстанның Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, төбәкләрнең яшьләр эшләре министр урынбасарлары, психология буенча белгечләр һ. б. катнашты.
Үз чыгышында Ләйлә Фазлыева әлеге юнәлештә эшләүнең берничә пунктына тукталды һәм гомуми эшнең яшьләр сәясәте һәм белем бирү өлкәләренә бәйле булуын искәртте.
Ольга Балабкина, үз чиратында, кабул итүче якка рәхмәт белдерде, бу юнәлештә эшнең әһәмиятен билгеләп үтте, яшьләр мохитендәге проблемаларны психологик хезмәтләр ярдәмендә хәл итәргә кирәклеген ассызыклады.
Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт бюджет учреждениесе «Гаилә һәм яшьләргә социаль-психологик ярдәм күрсәтү үзәге» һәм «Яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар республика үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Соңыннан төбәкләр белгечләре тәҗрибә белән уртаклаштылар, психологик ярдәм системасының төбәк модельләрен күрсәттеләр.