Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең VII Казан яшь эшмәкәрләр форумында 30 иң яхшы IT-стартап сайлап алыначак, алар 20 000 доллар күләмендәге приз фонды өчен көрәшәчәк

2021 елның 14 июне, дүшәмбе

Форумның программа директоры Адени Адебайо сәламләү сүзендә форумның инде җиденче кат уздырылуын һәм дистәләрчә яшь эшкуарга ярдәм итүен ассызыклады: «Безнең форум – бик яхшы платформа, анда стартап-идея үзен гамәлгә ашыру юлында беренче адым ясый ала».

Чарада Росмолодежь яшьләр проектлары һәм программалары идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Селиверстова, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының яшьләр форумы Президенты Таха Айхан, Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Евразия төбәк яшьләр форумы генераль директоры һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Казан яшь эшмәкәрләр форумын оештыручы Эльмаддин Мехдиев, шулай ук Татарстан Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов катнашты.

«Форум партнерлары белән бергә без Татарстан Республикасында IT-стартаплар өчен иң яхшы мөмкинлекләр тудырачакбыз һәм мин ышанам, катнашучыларга безнең онлайн-белем бирү программасы, шулай ук Казан саммиты кысаларында июль аенда Казанда узачак форумның оффлайн-өлеше ошар». Хуш киләсез!», - дип билгеләп үтте Тимур Сөләйманов.

Үз чиратында, Таха Айхан билгеләп үткәнчә, ICYF яшьләр өчен мөмкинлекләрне киңәйтергә, аларның күнекмәләрен үстерергә һәм нетворкинг өчен платформалар булдырырга омтыла: «Без инновацияләр, эшкуарлык һәм аралашуны хуплыйбыз. Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшь эшкуарларының Казан форумы ИХО илләреннән уңышлы IT-стартапларны һәм Россиядән инвесторлар, остазлар, халыкара оешмалар һәм технологик партнерларны берләштерү өчен менә дигән мәйданчык булачак».

Форум кысаларында катнашучылар 20 сәгать лекцияләр тыңлаячак, халыкара остазлар һәм экспертлар белән индивидуаль һәм төркем сессияләрендә (80 сәгать) катнашачак. Онлайн акселерация программасы нәтиҗәләре, шулай ук проектларны бәяләү нәтиҗәләре буенча 30 иң яхшы стартап сайлап алыначак, алар 2021 елның 29 июлендә «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» ХІІІ халыкара икътисадый саммиты кысаларында катнашачак. Биредә 20 000 доллар күләмендә приз өчен көрәшәчәк, шулай ук стартапларның иң яхшыларына ИТ-парк һәм Сколково резидентлары булырга тәкъдим ителәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International