Киров өлкәсендә Идел буе Федераль округның яшьләр сәясәте өлкәсе белгечләре өчен семинар-киңәшмә утә

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

Семинар-киңәшмә 16 июньнән башлап 18 июньгә чаклы сузылачак. Катнашучылар һәм экспертлар 2021 елга яшьләр сәясәте өлкәсендәге эшчәнлек һәм андагы трендлар турында сөйләшәчәкләр.

Идел буе Федераль округның 14 төбәгеннән дәүләт яшьләр сәясәтенең 100 белгече Киров шәһәрендә үтүче семинар-киңәшмәгә җыелды.  Алар Россия Федерациясе субъектларында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча бердәм повестка булдырачаклар, шулай ук проект идарәсен кертү турында сөйләшәчәкләр.

Киров өлкәсе губернаторы Игорь Васильев исеменнән катнашучыларга сәламләү сүзләрен Киров өлкәсе спорт һәм яшьләр сәясәте министры вазифаларын башкаручы Георгий Барминов җиткерде.

- Сезнең алда өр-яңа оригиналь алымнар булдыру, яшьләрнең тормышка иҗади мөнәсәбәтен активлаштыруга һәм социаль активлыкны формалаштыруга юнәлдерелгән кыйммәтле алымнар формалаштыру бурычы тора, - дип җиткерерлгән  губернаторның котлавында. - Шунысы куанычлы, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык яшьләр сәясәтен тормышка ашыруның бердәм көн тәртибен формалаштырып кына калмыйча, төрле төбәкләрдән килгән коллегалар арасында белгечләр укыту һәм коммуникацияләр урнаштыру өчен шартлар да тудыра.

Беренче көнне эш түбәндәге юнәлешләр буенча барды: «Социаль активлык», «Патриотик  тәрбия», «Иреклелек», «Дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсен мәгълүмати яктырту», «Яшьләр мохитендә негатив күренешләрне профилактикалау», «РДШ», «Озын тәнәфес». Тәҗрибә белән уртаклашу һәм проект төркемнәрендә эшләү каралган.

— Җанлы яшьләр аудиториясен, темага якын килгән белгечләрне күрүемә шатмын, - диде Вятка дәүләт университеты ректоры Валентин Пугач. - Вятка дәүләт университеты сезнең өчен партнер булып тора. Без яшьләрне укытабыз, тәрбиялибез, сез моны дәүләт яшьләр сәясәте күзлегеннән башкарасыз.Бүген инде өр-яңа сыйфатларга ия, яңа мотивацияле, кәефле, яңа төр коммуникацияләргә ия буын килде. Әлеге мохит белән без дә яңа формаларда, яңа методлар белән аралашырга тиешбез.

— Без инде өченче ел округ семинарларын уздырабыз һәм белем бирү чараларына бик җитди карыйбыз, алар безнең өчен бик мөһим, без сезнең белән бер дулкында булуыбызны телибез, — дип билгеләп үтте яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның төбәк хезмәттәшлеге идарәсе башлыгы Кирилл Литвицкий. - Пандемиядән соң без яңа эш форматларын үзләштердек, безгә алып барган эшебезнең яшьләргә аңлаешлы каналлар аша барып җитүе мөһим.

Мондый белем бирү семинарлары барлык федераль округларда да уза. Кировта чараны Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, Өлкә яшьләр сарае, яшьләр инициативаларына ярдәм итү буенча проект офисы һәм Киров өлкәсенең спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгы оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International