Татарстанда «Сәләт» халыкара форумы башланды

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

19 июньдә Татарстанда «Сәләт» X Халыкара яшьләр белем бирү форумының беренче сменасы - JUNIOR SKILLS BILER FORUM старт алды. Ул 23 июньгә кадәр Биләр тарих-археология музей-тыюлыгы территориясендә дәвам итәчәк.

Беренче сменага Татарстанның барлык районнарыннан, күрше төбәкләрдән, Самара өлкәсеннән, Удмуртия, Башкортстан, Чувашия, Марий-Эл, Ленинград өлкәсеннән һәм Мәскәүдән балалар һәм яшьләр килде.

Балалар килгәч, алар өчен лагерь территориясе буенча вело-тур оештырылды. Кич белән төп сәхнәдә JUNIOR SKILLS BILER FORUMның рәсми ачылышы узды.

Сменада катнашучыларны «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова сәламләде: «Без Биләргә кайттык. Без туган җиребезгә кайттык. Үзебезне, әйдаманнарыбызны һәм аланнар җитәкчеләрен, оештыру комитеты җитәкчеләрен сәламлик. Алар сезне монда, форум территориясендә лаеклы дәрәҗәдә каршы алу өчен ел буе хезмәт куйдылар».

Үз чыгышында ул Алексеевск муниципаль районы хакимиятенә, ТР Яшьләр эшләре министрлыгына, ТР Мәгариф министрлыгына һәм сменаны оештыруга өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерде.

Традиция буенча Россия, Татарстан, «Сәләт» яшьләр үзәге һәм «Сәләт» форумы флагларын күтәрү булды.

Чарада Илгиз Шәйхразиев һәм Зәринә Вилданова башкаруындагы  «Ә син әзерме?» җырының презентациясе булды.

Рәсми өлештән соң сменада катнашучылар «ТАМАSHOW» кичке чарасына җыелдылар.

Исегезгә төшерәбез, JUNIOR SKILLS BILER FORUM сменасы мәктәп укучылары тарафыннан заманча һәм киләчәк һөнәрләрне үзләштерүнең яңа мөмкинлекләрен булдыруга багышланган. Катнашучылар мобиль робототехника, авиамодельләштерү, электроника, ландшафт дизайны, интерьерлар дизайны, скетчинг, рәсем сәнгате, прототиплаштыру һ.б. юнәлешләр белән танышачак.

Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International