Казанга  «Без-ил армиясе! Без-халык армиясе!» поезды киләчәк

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

24 июнь көнне Казан шәһәренең тимер юл станциясенә «Без-ил армиясе! Без-халык армиясе!» агитация – пропаганда акциясе кысаларында тематик поезд киләчәк. Акция Россия Федерациясе Оборона министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан үткәрелә. Поездның туктау урыны һәм вакыты: «Казан-Пассажирская» станциясенең 1 юлы, 10: 00дән 14: 00гә кадәр.

Хәрби-патриотик акциягә старт 25 апрельдә Мәскәүнең Киев вокзалында бирелде. Поезд Россиянең Мәскәүдән алып Владивостокка кадәр барлык зур шәһәрләрендә дә булып кайтты. Поезд маршрутны 64 көн эчендә узачак, барлыгы 51 торак пунктта булачак. Акция 27 июньдә Мәскәү өлкәсенең «Патриот» паркында тәмамланачак. Казанда поезд берничә сәгатькә тукталачак һәм барлык теләүчеләр экспозиция белән таныша алачаклар.

Тематик поездны каршылауда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Илдус улы Фәттахов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова, Казан гарнизоны башлыгы, генерал-майор Кирилл Денис улы Кулаков, Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал – майор Сергей Николаевич Погодин, «Юнармия» җитәкчесе, генерал-майор Александр Ильич Бородин.

Шәһәр халкы һәм кунаклары 17 тематик вагонда була алачаклар: «Хәтер юлы», анда Бөек Ватан сугышы ветераннары турында мәгълүматларны карау өчен терминаллар урнаштырылган. Юнармиядә катнашучылар яшьләр өчен экскурсия үткәреләчәк.

9: 30дан башлап Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан  чакырылган артистлар һәм иҗат коллективлары катнашындагы тантаналы концерт үтәчәк.Чараның хедлайнерлары - ВИА «Волга-Волга», «Adrenalin dance team» бию коллективлары.

Шулай ук, 11:00дән 14:00 гә кадәр тимер юл вокзалы перронында башкала кунаклары һәм халкы өчен кыр кухнясы, контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты оештырылачак, анда һәркем гаскәрләр төрләре белән таныша алашак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International