Татарстанда коррупциягә каршы республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында өч конкурс җиңүчеләрен бүләкләделәр

2021 елның 25 июне, җомга

ТР Яшьләр эшләре министрлыгында Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларының коррупциягә каршы көрәш буенча яшьләр ярдәмчеләре республика мәктәбенең  «Коррупциягә каршы иҗат» иҗади эшләр республика бәйгесе җиңүчеләрен һәм «Алмаска- бирмәскә!» республика яшьләр коррупциягә каршы программа кысаларында Татарстан ВУЗлары һәм ССУЗларында коррупцияне булдырмау бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү үтте.

«Алмаска- бирмәскә!» республика яшьләр коррупциягә каршы программасы үз эшчәнлеген 2006 елдан гамәлгә ашыра. Программа Президентның коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ярдәме белән эшләп килә.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы җәмәгать эшлеклеләре берлеге президиумы рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эксперты Александр Даренков, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева һәм Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Югары һәм урта махсус уку йортларының коррупциягә каршы көрәш буенча студентлар комиссияләре арасындагы  «Бирмәскә-алмаска!» бәйгесе 2016 елдан эшли. Шул вакыттан башлап, бәйгедә 550 артык яшь вәкил катнашты.

«Коррупциягә каршы иҗат» республика иҗади эшләр конкурсы актив гражданлык позициясен формалаштыру өлкәсендә талантлы яшьләрне ачыклау һәм кызыксындыру максаты белән үткәрелде. Конкурста түбәндәге номинацияләр буенча эшләр тәкъдим ителгән: «Иң яхшы график эш», «Иң яхшы аудио эше», «Иң яхшы видео эш». 2021 елда конкурска 416 гариза килде.

Белешмә

2020-2021 уку елында берничә чара, шул исәптән яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән үткәрелгән чаралар  булып узды. «Коррупциягә каршы чаралар циклы – коррупциягә каршы тәрбия» грантын гамәлгә ашыру кысаларында югары уку йортлары студентлары белән 650 якын кешене колачлаган 13 мәгълүмати-агарту очрашуы оештырылды.

9 декабрьдә «Маяковский» иҗат киңлеге базасында Коррупциягә каршы республика Квизы үткәрелде, анда республиканың 45 югары уку йорты студенты катнашты.

5-8 февральдә «Идел» яшьләр үзәге территориясендә «Коррупциягә каршы тору фронты» республика яшьләр сменасы үткәрелде. Чараның төп максаты-коррупциягә каршы тору өлкәсендә студентлар һәм мәктәп укучыларын даирәсендә агарту эшләрен башкару, шулай ук намуслылык, җаваплылык һәм гаделлек кебек сыйфатларны тәрбияләү.

24 майда КФУның ИУЭФ магистратура үзәге базасында Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Идарәсе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Иҗтимагый палата, югары уку йортлары администрациясе вәкилләре һәм коррупциягә каршы көрәш буенча студентлар комиссиясе җитәкчеләре катнашында түгәрәк өстәл узды. Чараның максаты-коррупциягә каршы эшчәнлекне тормышка ашыру механизмнарының нәтиҗәлелеген арттыру һәм Татарстан Республикасы Югары уку йортларының студентлар комиссияләре тарафыннан профилактик эш оештыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International