Татарстанда «Эзләнү фронты» VII Бөтенроссия эзтабарлар мәктәбе узачак

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

6 июльдән 10 июльгә кадәр республиканың Спас районындагы Вертолет утравында «Эзләнү фронты» бөтенроссия эзтабарлар мәктәбе узачак.

Быел укырга дип Россия Федерациясенең 17 төбәгеннән 200гә якын катнашучы киләчәк, шул исәптән беренче тапкыр Новосибирск, Псков, Сахалин өлкәләреннән һәм Ханты-Манси автоном округыннан эзтабарлар булачак.

Утрауда «Эзләнү фронты» дәресләре 2015 елның җәеннән бирле үткәрелә һәм бу елны инде җиденче тапкыр үзачак. Чараның максаты-катнашучылар тарафыннан эзләнү эшләрен үткәрүнең төп кагыйдәләрен үзләштерү өчен оптималь шартлар булдыру, шулай ук Россия Федерациясе субъектларының студентлар эзләү отрядлары арасында координацияләү булдыру һәм ныгыту.

Анда хәрби археология, анатомия, куркынычсызлык техникасы буенча лекцияләр һәм практик дәресләр, ВИПЦ эзләнү эшләре нәтиҗәләрен исәпкә алуның бердәм системасы белән эшләү, эзләү эшен документлаштыру һәм фотофиксацияләү, интернет позиционирование нигезләре һ.б. буенча лекцияләр укыячак.

БЕЛЕШМӘ:

«Поисковый фронт» Бөтенроссия эзтабарлар мәктәбе – ул «Россиянең эзтабарлар хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте активистлары – эзтабарлар өчен Россиядә беренче даими эшләүче уку курслары. Интенсив курс өч көн дәвам итә. Мәктәптә укуларны Татарстан Республикасының «Отечество «берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы белгечләре һәм Казан шәһәренең эзтабарлар отрядлары җитәкчеләре үткәрә.

Бу - ел әйләнәсендә үткәрелә торган проект. Бу елларда мәктәптә Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән 1624 эзләнүче белем алды.

Чараны оештыручылар -ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Россиянең эзтабарлар хәрәкәте» Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү буенча гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте ярдәмендә «Ватан» берләшмәсе»  төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы.

Чара Россия Федерациясе Президенты гранты ярдәмендә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International