«Сәләт» форумында иҗади лабораторияләр һәм «SeletLive» турыдан-туры трансляцияләре эшли башлаячак

2021 елның 25 июне, җомга

26 нчы июнь көнне Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә «Сәләт» X Халыкара яшьләр белем бирү форумының икенче сменасы узачак. ARTS BILER FORUM иҗади сменасында лабораторияләр эшләячәк, анда 5 көн дәвамында бию, музыка һәм театр юнәлешләрендә яңа проектлар эшләячәк. Сменада SeletLive студиясе эшли башлаячак, ул форум үткәрү урыныннан онлайн-трансляцияләр алып барачак.

ARTS BILER FORUMда 12-22 яшьлек яшь иҗатчылар – музыкантлар, биючеләр, җырчылар һәм актерлар катнашачак. Иҗади смена өчен кастинг оештырылды. Форумның оештыру комитетына 2000 артык гариза керде. Эксперт комиссиясе үз эшендә иң көчлеләрне сайлап алды. Кастинг узган катнашучылар исемлеге сайтта урнаштырылган.

ARTS BILER FORUM программасы заманча белем бирү форматларын, Татарстан һәм Россия экспертлары белән мәдәни чараларны үз эченә ала. Форум тарихында беренче тапкыр бу смена лабораторияләр форматында узачак-бу иҗади коллекцияләр һәм катнашучыларның йолдыз остазлары белән тандемдагы экспериментлары.Өч юнәлештә тугыз лаборатория планлаштырылган. Аларның остазлары: Нурбәк Батулла, Анна Щеклеина, Надежда Апполонова(бию), Марат Татурас, Сергей Костюжов, Миләүшә Хәйруллина(җыр), Булат Минкин, Регина Саттарова, Динара Сәйфетдинова(театр). Кастинглар оештырылачак, барлык юнәлешләрдәге экспертлар үз командаларын формалаштырачак һәм Форум дәвамында катнашучылар белән бергә яңа иҗади проектлар булдырачак. Яшь иҗатчыларның һәм аларның җитәкчеләренең йомгаклау эшләре гала-концертта тәкъдим ителәчәк. Ул ARTS BILER FORUM ябылу көнендә-30 июньдә булачак Смена кысаларында иҗади юнәлештә мастер-класслар үтәчәк. Спикерлар булып,  Татарстанның атказанган артисты Елена Калаганова, Беренче каналда «Голос-2» һәм «Җиңүче» проектларында катнашучы, «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале лауреаты Румия Ниязова, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисенең мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе Гөлфия Мотыйгуллина, драматург Зоя Рутер, бию тарихчысы, британия югары дизайн мәктәбе лекторы, «Алтын битлек» Милли театраль премиясе эксперты Вита Хлопова, музыкант Булат Габидуллин (BubbleGum), биюче, хореограф-куючы Марат Казиханов һәм башкалар чыгыш ясаячак.

«Беренче миллион караучыны ничек җыярга?», «Театрга ничек итеп яхшы SMM эшләргә?» кебек  контентны популярлаштыру ысулларына багышланган аерым мастер-класслар оештырылачак.  Режиссер, клипмейкер, «Громкие рыбы» иҗат төркеме сценаристы Әмир Садыйков һәм драматург, «Тере шәһәр» фонды пиар-директоры Зоя Рутер шәхси һәм гавами блогларны алга сөрү алымнары турында сөйләячәкләр.

Теләге булган һәркем өйдән чыкмыйча «Сәләт» форумының онытылмаслык атмосферасына чума алачак. «SeletLive» уникаль проекты территориядәге вакыйгаларны күзәтергә, онлайн-режимда яңалыкларны белергә мөмкинлек бирәчәк. Трансляцияләр форумның рәсми аккаунтларында Instagram, ВКонтакте һәм YouTube каналларында алып барылачак. «Сәләт» медиаүзәге җитәкчесе Алмаз Сәмигуллин сүзләренә караганда, проект башка илләрдә яшәүче ватандашлар белән аралашу өчен канал булдыруга юнәлтелгән. «SeletLive» туры эфирлар студиясе беренче тапкыр узган форумда, 2020 елда гамәлгә ашырылды. Ул вакытта без форумның 6 сменада 21 чыгарылышын уздырдык. Һәр чыгарылышны уртача 2500 тамашачы карады. Быел трансляцияләр санын 26га кадәр арттырдык, - дип билгеләп үтте проект җитәкчесе. - Мин барыгызны да безнең трансляцияләргә кушылырга, эре халыкара вакыйганың шаһиты булырга чакырам».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International