Татарстанда Яшьләр лидерларының активлар мәктәбе узачак

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

2021 елның 2 июленнән 4 июленә кадәр «Киләчәккә Курс 3.0» активлар мәктәбе узачак. Чара Татарстан Республикасы Спас районындагы «Вертолетный» утравы базасында узачак.

«Киләчәккә Курс 3.0»  – дөньяны яхшы якка үзгәртергә, яхшы тормыш өчен шартлар тудырырга һәм үзләре янына инициативалы яшьләрне җыярга әзер инициативалы яшьләр өчен актив мәктәпләренең тулы бер циклы чараларының берсе. Мәктәптә 18 яшьтән зуррак 50 кеше катнашачак.

Программада – лидерларны ачыклауга, бурычлар кую һәм аларны чишү юлларын табуга юнәлдерелгән, командалар формалаштыручы тренинглар, креатив фикерләү һәм социаль проблемаларны эзләү буенча лекцияләр, практикумнар һәм ял чаралары.

Активлар мәктәбен оештыручылар-Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләрне (студентларны) формалашатыруның республика үзәге белән берлектә Татарстан Республикасы «Курс» ДОСААФ региональ яшьләр иҗтимагый оешмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International