Дамир Фәттахов коронавирустан вакцинация ясатты

2021 елның 2 июле, җомга

Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов COVID-19дан прививка ясатты.

«Вакцинациягә бәйле мин үз эшләренең профессионалларына – табибларга ышанам. Берничә ай элек мин үз мисалымда Covid ның нәрсә икәнен, аны авыр кичерүне, нинди нәтиҗәләргә китерә алуын аңладым. Хәзер исә антитәнчекләр дәрәҗәсе төште, вакцина вакыты җитте.  Бүген  һәркемнең 2 юлы бар: прививка ясатып, үз организмыңның куркынычсызлыгын тәэмин итү яисә, чирне йоктырып, аның җиңел формада үтүенә өметләнү. Мин исә үземнең һәм әйләнә-тирәмдәге кешеләрнең иминлеген һәм привика ясатуны сайладым», - дип белдерде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International