«ФормART» стрит-арт Фестиваленең гаризалар кабул итү кампаниясе 2 көннән эшчәнлеген туктатачак.
ФормART – урам иҗаты фестивале, анда 16-35 яшьлек кешеләр үз-үзләрен күрсәтеп, шәһәрләре тарихында кала алачаклар. Моның өчен нинди дә булса бинада граффити ясарга кирәк.
2021 елда конкурс эшләренең төп темасы итеп «Киләчәккә караш» темасы сайланды.
Фестивальдә Идел буе федераль округы территориясендә даими яшәүче рәссамнар һәм профессиональ стрит-арт рәссамнары катнаша ала. Катнашучыларның яше-16 яшьтән 35 яшькә кадәр.
Фестиваль берничә этапта уза. 1 июньнән 7 июльгә кадәр булачак граффити-эшләр эскизлары белән гаризалар теркәү бара. Алга таба региональ сайлап алу һәм экспертлар тарафыннан бер эшне төшерү өчен сайлап алу этабы. Сайланган эш алдан билгеле бер шәһәр тирәлеге объектына, кагыйдә буларак, торак йортлар, учреждениеләр һәм оешмалар биналарына кертелә.
Әзер эшнең фото һәм видеоматериаллары интернетта һәм социаль челтәрләрдә фестиваль ресурсларында урнаштырыла. Финал этабы экспертлар һәм халык фикере буенча тавыш бирү юлы белән иң яхшы эшне билгели.
Округ этабында җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм иҗатны үстерү өчен акчалата грантлар ала. Быел приз фонды 2 тапкырга артты.
Теркәлү өчен сайтка керергә, профиль тутырырга, үз эшеңнең эскизын теркәргә кирәк.2021 елның августыннан фестиваль җиңүчеләре һәм призерлары үз эшләрен шәһәр биналарында сурәтли башлаячак.
Фестивальне оештыручылар-Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты, «Идел буе федераль округында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү фонды» КБО, Киров өлкәсе Хөкүмәте, Идел буе федераль округы чикләрендә урнашкан Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары.