8 июль көнне 19:00 сәгатьтә Милли китапханәдә «Юха» фешн-фильмының премьерасы үтәчәк. Әлеге фильм татар халык авыз иҗаты әкиятләре һәм мифлары мотивлары буенча төшерелгән.Фильмның режиссеры - Your Yool татар модасын өйрәнү проекты авторы Татьяна Черногузова.
«Юха» - кыскаметражлы фешн-фильм, анда милли татар мотивлары заманча эстетика белән очраша. Биредә калфаклар һәм заманча модалы трендлар татар фольклоры персонажларыннан ясалган бердәм могҗизаи киңлектә яши.
Сценарий нигезенә «Су анасы» әкияте сюжеты яткан. Төшерү процессына Татарстан дизайнерлары һәм рәссамнар чакырылды. Традицион рәвештә, әмма заманча дизайнда, һөнәрчеләр геройларның образлары өчен реквизитлар һәм аксессуарлар булдырды, ә музыкантлар фильм өчен уникаль музыкаль композицияләр язды.
Фильм Германия, Франция, АКШ, Италиягә кыска метражлы һәм фэшн-фильмнар халыкара фестивальләренә җибәрелгән. Онлайн рәвештә фильм кыш көне, халыкара фестивальләр нәтиҗәләре әзер булганнан соң чыгачак, ә якын арада парк һәм скверларда, шулай ук Татарстанның арт-резиденцияләрендә күрсәтеләчәк.
Ачык күрсәтүгә теркәлү бушлай һәм http://youryool.ru/ сылтамасы буенча ачык. Урыннар саны чикләнгән.
Проект RE’ACTOR креатив индустрияләрне үстерү программасы ярдәмендә тормышка ашырылды. Программа үз эшен 2021 елның апреленнән башлады. Ул иҗади берләшмәләр, креатив бизнес, профессиональ ассоциацияләр һәм Татарстанның иҗади мохитендәге берлекләр өлкәсендә идеяләрне үстерүгә юнәлдерелгән.