#БЕЗБЕРГӘ Халыкара Премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул итү 25 июльгә чаклы сузылачак. Гаризаны сайтта бирергә мөмкин.
Премия РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, кешеләргә ярдәм итү һәм тормыш сыйфатын яхшырту буенча инициативаларны гамәлгә ашыру максатыннан үтә. Ул, 18 май көнне, 2020 елда башланып киткән #БЕЗБЕРГӘ Бөтенроссия үзара ярдәм күрсәтү акциясенең дәвамы буларак старт алды.
Премиядә 4 трек буенча катнашырга мөмкин: «Волонтёрлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар», «Бизнес», «Медиа» , «We are together» (чит ил гражданнары өчен).
«Волонтерлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар»трекында 14 яшьтән өлкәнрәк волонтерлар һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар катнаша ала. Әлеге трек кысаларында 8 номинациянең 2нә гариза бирергә мөмкин: «Кешеләргә ярдәм», «Милләт сәламәтлеге», «Мөмкинлекләр иле», «Мәдәни мирас», «Уңайлы шәһәр», «Яшел ил», «Тормыш өчен технологияләр» һәм «Геройлар безнең арада». Тректа катнашучы 72 кеше җиңүче булачак, алар проектларны үстерү өчен 2,5 млн.сумга кадәр грантлар отачак.
«Бизнес» трекында корпоратив социаль җаваплылык, тотрыклы үсеш һәм корпоратив волонтерлык программалары булган коммерцияле оешмалар катнашырга чакырыла. Тректа 8 кече һәм урта бизнес компаниясе һәм 8 Федераль компания җиңүче дип билгеләнәчәк.
«Медиа» трекында өч номинация тәкъдим ителгән: «Медиаволонтерлык», «Локаль медиа» һәм «Сторителлинг». Моннан тыш, жюри карары буенча «Жюриның махсус номинациясе» бүләге тапшырылачак – аның белән ТВ, ММЧ һәм блог өлкәсендәге эре проектлар бүләкләнәчәк.
Чит ил кешеләре өчен «We are together» трекы бүлеп бирелгән. Ул халыкара хезмәттәшлеккә һәм үз илләрендә глобаль проблемаларны хәл итүгә өлеш кертүчеләр өчен. 2021 елда трек темасы-коронавирус белән көрәш. Тректа катнашу өчен гаризалар июльгә кадәр wearetogetherprize.com/ru сайтында кабул ителә.
14-17 яшьлек призерлар проектны тормышка ашыру өчен 600 мең сумга кадәр грантлар отачак. 18 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар һәм коммерцияле булмаган оешмалар - 2,5 млн. сумга кадәр.
Августтан октябрьгә кадәр премиянең ярымфиналлары старт ала. Финалистларның проектларын һәм эшләрен халык тавыш бирүендә россиялеләр һәм жюри әгъзалары 15 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр бәяли. Җиңүчеләрне 5 декабрьдә БЕЗБЕРГӘ халыкара форумында игълан итәчәкләр. Бүләкләрне традиция буенча Россия Президенты Владимир Путин тапшырачак.
#БЕЗБЕРГӘ халыкара премиясе «Мәгариф» милли проектының «Социаль активлык» федераль проекты кысаларында уза. Аны оештыручы- DOBRO.RU платформасы, операторы – волонтерлык үзәкләре ассоциациясе.