Татарстан өченче ел рәттән «Игелекле эшләр төбәге» бәйгесендә җиңүче булды

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы 2021 елда «Игелекле эшләр төбәге» иң яхшы төбәк практикалары Бөтенроссия конкурсында җиңүче дип игълан ителде. Республика инде өченче ел рәттән җиңүче булды. Алынган субсидия күләме 10 миллион 865,5 мең сумны тәшкил итә.

«Шәһәр һәм төбәкләрнең тормышын чын-чынлап яхшырак итәргә теләгән кешеләр булуы әйбәт. Иреклелек –ачык мисалларның берсе. Татарстан өченче ел рәттән конкурста республиканың төрле якларыннан килгән волонтерларның актив һәм җайга салынган эше нәтиҗәсендә җиңеп килә. Ә конкурсның иң әһәмиятле юнәлешләренең берсе – муниципаль берәмлекләргә ирекле ярдәм күрсәтү » - дип билгеләп үтте Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Татарстан Республикасы иреклелеккә ярдәм итү һәм аны гамәлгә ашыруның төрле өлкәләренә юнәлдерелгән алты проект тәкъдим итте. Конкурста җиңүчеләр:

«Чиста уеннар-Татарстан»Экологик ярышлары» проекты  белән Казаннан Максим Антонов;

«Үз кулларың белән яхшылык кыл!» проекты белән» Түбән Камадан Эльза Бадгиева;

«Like a Donor 2.0 " проекты белән Казаннан Гөлназ Мәрданова;

«Иреклеләр мәктәбе 2022»проекты белән Яр Чаллыдан Татьяна Талапина;

«Үзеңне иң яхшы ягы» фотокүргәзмәсе»  проекты белән Казаннан Руслан Шәкуров;

«Күңел белән яшь!» проекты белән Бөгелмәдән Алла Барышева .

Алынган субсидия күләме 10 миллион 865,5 мең сумны тәшкил итә. Җиңү өчен алынган акчалар Татарстан Республикасы территориясендә иреклелек үстерү комплекслы программасын гамәлгә ашыруга, шулай ук конкурсның республика этабы нәтиҗәләре буенча билгеләнгән проектларны тормышка ашыруга юнәлдереләчәк.

Конкурс «Мәгариф» милли проектының «Социаль активлык» федераль проекты кысаларында, Россия Федерациясе субъектлары территориясендә кешеләрнең тормыш сыйфатын арттыручы һәм ирекле (волонтерлык) эшчәнлеккә җәлеп ителгән гражданнар санын арттыруга ярдәм итүче иреклеләр (волонтерлык) инициативаларын тотрыклы үстерү өчен шартлар тудыру максатыннан үткәрелә. Чараны Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык оештыра.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы инде ике тапкыр 2019 һәм 2020 елларда «Игелекле эшләр төбәге»нә әверелде. Шуның аркасында иң яхшы региональ тәҗрибәләрне гамәлгә ашыруга 8 372 300 сум һәм 6 209 000 сум күләмендә субсидияләр җәлеп ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International