Биләрдә «Сәләт» форумының IT-сменасы тәмамланды

2021 елның 27 июле, сишәмбе

Кичә «Сәләт» – IT BILER FORUM халыкара белем бирү форумының бишенче сменасы тәмамланды. Смена кысаларында IT-өлкәнең алдынгы белгечләре белән белем бирү программасы узды, Денис Галиәкбәров белән «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интелектуаль уены үтте. «Сәләт» форумының беренче NFT-токены сатып алынды.

IT BILER FORUM сменасында «Сәләт» берләшмәсенең Региональ Клубы лидерлары, Татарстан Республикасы районнары һәм мәктәпләре активистлары, фән олимпиадаларында, күрше регионнарның фәнни конференцияләрендә җиңүчеләр һәм призерлар, «Сәләт» берләшмәсенең профильле сменасына конкурс сайлап алуын узучылар катнашты.

Сменада катнашучылар өчен нәтиҗәле мәгълүмат эзләү һәм эшкәртүнең, инновацион продуктларны тормышка ашыру һәм ясалма интеллектны үстерүнең актуаль инструментларына багышланган профильле остаханәләр һәм белем бирү мәйданчыклары оештырылды.

Белем бирү программасы кысаларында программалаштыру, 2D-платформа булдыру, продуктив юк итү, өстәмә чынбарлык белән кушымталар эшкәртүнең заманча технологияләре, киберспорт, максатчан аудиторияне анализлау һәм башкалар буенча мастер-класслар үткәрелде.

Форум спикерлары сүзләренә караганда, программалаштыру өчен инструментлар көн саен барлыкка килә, алар һәркем өчен җиңелрәк, аңлаешлы була. «Программалаштыру нигезләрен белмәгән кешеләргә бу юнәлеш катлаулы булырга мөмкин, әмма ул теләсә кемнең көченнән килә алырлык. Эшнең асылын аңларга җиңелрәк. Минемчә, программалаштыра белү-ул база һәм кирәкле күнекмә. Дөнья гаять тиз үзгәрә, барысы да автоматизацияләнә һәм IT-белгечләрнең тормышның барлык өлкәләрендә дә кирәк булуы бәхәссез. Дөньяның теләсә кайсы почмагында квалификацияле хезмәткәрләр бәяләнә», – дип сөйләде «OZON» компаниясендә мәгълүмат системаларын эшләүче Дмитрий Холодов, мәгариф программасы спикеры.

Белем бирү программасы белән беррәттән, спорт ярышлары һәм мәдәни чаралар да узды. Смена кысаларында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены үтте. Уенны алып баручы - «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интелектуаль уенының бәллүр ябалак иясе Денис Галиәкбәров.

«Биредә бик якты, күңелле, игелекле кешеләр. Атмосфера бик ошый. Биредә балалар уку-укыту процессыннан да, башка чаралардан да ләззәт алалар. Моны күзәтү һәрвакыт күңелле», - дип билгеләп үтте Денис Галиәкбәров.

Смена дәвамында форум территориясендә «SeletLive»туры эфирлар студиясе эшләде. Традицион эфирлар белән беррәттән, яңа форматта да чыгарылыш булды. Тамашачылар өчен команда фатир форматында иҗади кичә әзерләгән иде. Студиядә балалар һәм әйдаманнар гына түгел, спикерлар һәм оештыру комитеты вәкилләре дә чыгыш ясады.

«Сәләт» форумының йомгаклау сменасы 29 нчы июльдән 2 нче августка кадәр узачак. LEADERS BILER FORUM Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә оештырылачак. Сменада 1200 актив бала катнашачак. Программа кысаларында мәктәп укучыларын төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләреннән, төрле өлкәләрдәге профессионаллардан-актерлардан алып SMM — белгечләргә кадәр белем бирү мастер-класслары көтә. Быел Татарстанга РДШның экологик юнәлеше вәкилләре киләчәк: 300 яшь эколог иң кискен дөнья проблемаларын тикшерәләр һәм аларны хәл итүнең актуаль ысулларын тәкъдим итәләр, әйләнә-тирә дөнья белән гармониядә булырга өйрәнәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International