Кырымда «Созвездие-Йолдызлык» җәйге иҗади сменасы тәмамланды

2021 елның 3 августы, сишәмбе

Бүген Казанга «Созвездие-Йолдызлык»эстрада сәнгатенең республика телевизион яшьләр фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре белән поезд килде.

Татарстанның 17 муниципаль берәмлегеннән фестивальнең 230 лауреаты һәм җиңүчесе 18 көн ял итте. Бу юлы «Йолдызлык» балалары Кырым Республикасының Саки шәһәрендә урнашкан «Зәңгәр дулкын» шифаханәсе базасында балалар сәламәтләндерү лагеренда вакытларын уздырдылар.

Традицион җәйге иҗади смена Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән узды.

«Ковидка бәйле чикләүләр аркасында, «Йолдызлык» тарихында беренче тапкыр смена ябык иде. Шуңа да карамастан, ул проект тарихында иң озыны булды», - дип сөйләде фестивальнең башкарма директоры Наталья Смирнова.

«Балалар ялын матур табигать кочагында үткәрде. Мине диңгез таң калдырды: хәтта давыл вакытында да ул чиста һәм үтә күренмәле иде. Бу ялга лаек фестиваль җиңүчеләре өчен менә дигән шартлар», - дип саный жюри рәисе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина.

Оештыручылар программаның белем бирү өлешенә аерым игътибар бирделәр. Балалар өчен мастер-класслар сериясе вакытында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, ТР халык артисты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, «Эфир» телекомпаниясенең мәдәният бүлеге мөхәррире Дмитрий Пивоваров, «Дорога из города» бию театры студиясе солистлары, шулай ук узган елларда фестиваль хәрәкәте җиңүчеләре – Россия театр сәнгате – ГИТИС институтын тәмамлаучылар чыгыш ясады.

«Мастер-класста мин балалар белән вокалчылар файдалана торган кечкенә серләрне әйтеп киттем. Мәсәлән, без чыгыш алдыннан дулкынлануны басарга һәм сыйфатлы итеп башкарырга өйрәндек. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, барлык балалар да бик сәләтле. Аларның сәләтенә сокланып туктамыйм. Мондый яшьтә алар җитди репертуар җырларга сәләтле, алар моны һәр концертта күрсәтәләр дә», - диде Зилә Сөнгатуллина.

Зур бәйрәм концерты кульминацион аккорд булды. «Йолдызлык» балалары кырымлылар һәм ял итүчеләр өчен күпмилләтле Татарстанның төрле телләрендә күп кенә куплетлар, Совет һәм Россия композиторлары җырлары, популяр классик һәм джаз вокал әсәрләрен башкардылар, ә хореографик номерларда дөньяның төрле халыкларының бию традицияләрен күрсәттеләр.

Смена ахырында тантаналы ябылыш булды, анда һәр бала һәм барлык педагоглар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән истәлекле бүләкләр алдылар.

Җәйге иҗади смена-2021 «Созвездие-Йолдызлык»эстрада сәнгатенең XXI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең конкурс өлешен тәмамлавы күңелле булды. Сентябрьдән үк республиканың төрле шәһәр һәм районнарында узачак яшь башкаручылардан Зур концертлар сериясе старт ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International