Татарстанда «Безнең геройлар» әдәби марафонына гаризалар кабул итү башланды

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе Яшьләр эшләре  министрлыгы  ярдәме  белән  «Безнең геройлар» әдәби марафонына гаризалар кабул итә.

Марафонның максаты: герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең  әдәби-поэтик иҗаты мирасына тирәнтен җәлеп итү, талантлы яшь шагыйрьләрне  ачыклау һәм бүләкләү, аларны иҗат тормышына тарту.Марафон 16 яшьтән алып, 35 яшькә кадәрге иҗат кешеләренә юнәлтелгән.

«Безнең геройлар» марафоны ике юнәлеш буенча уза: индивидуаль иҗади башкару һәм 3 кешедән торган төркем белән башкару. Катнашу өчен, гаризаны тутырырга, Муса Җәлил шигырен яки җәлилчеләр турында шигырь сөйләүне  видеога төшерергә кирәк.  Музыкаль ярдәм, актерлык уенын һәм башка иҗади алымнарны кулланып укырга, ә аннан соң видеога сылтама беркетергә кирәк.

Җиңүчеләр онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 16-23 август көннәрендә гугл-форма аша билгеләнәчәк. Алар төркем номинациясендә 50 мең сумга кадәр электроника кибетенә бүләк сертификатлары һәм аерым башкаручы  30 мең сум акча алачак.

Бүләкләү тантанасы 25 августта шагыйрьне искә алу көнендә үтәчәк. Җиңүчеләр Муса Җәлил һәйкәле янына бүләкләү тантанасына чакырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International