Александр Терентьев: уңышка ирешү өчен күп һәм тырышып эшләү мөһим

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев «Кадрлар резервы» республика яшьләр проектының XII сезонының өченче этабында катнашучылар белән очрашты. Очрашуның темасы итеп Татарстан Республикасының эчке сәясәте, аның чакырулары һәм өстенлекләре билгеләнгән иде.

Өченче этапка старт бүген бирелгән иде, ул 2021 елның 19 августына кадәр дәвам итәчәк.

Очрашуны ачып, Александр Терентьев үзенең һөнәри юлы турында сөйләде, беркайчан да эш эзләмәгәнлеген билгеләп үтте.«Шуны әйтәсем килә, алга китүнең иң җиңел һәм тиз ысулын табарга тырышмаска, ә үз юнәлештә тырышып эшләргә кирәк. Эшкә тирән чумып кына, хезмәт куйган юнәлешеңә үзеңне тулысынча биреп кенә нәрсәгә дә булса ирешеп булачак»,-диде спикер.

 «Катлаулы турында гади итеп»–үз эшчәнлегенең юнәлешен Александр Терентьев шулай тасвирлады. Гади - чөнки төп бурыч – кешеләр тормышы төрле күзлектән: закон, мәшгульлек, көнкүреш, микроклиматтан яхшырак булсын өчен барысын да эшләү. Икътисад, милләтара һәм конфессияара татулык, кадрлар яхшы төзелеш өчен төп принципларның берсе булып тора. ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары билгеләп үткәнчә, республикада дәвамчанлык саклана. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беркайчан да кадрларны читтә калдырмыйлар, иң яхшыларны саклыйлар һәм өзлексез рәвештә укыту программалары оештыралар.

Шәхси тормыш һәм эшнең гармонияле балансын ничек саклап калу турындагы сорауга җавап биреп, эчке сәясәт департаменты җитәкчесе эшнең тормыш белән тәңгәл килүен билгеләп үтте. «Мин - тормышы һәм эше туры килгән бәхетлеләрдән. Мин эш һәм эш булмаган вакытларны бүлмим. Ял турында сөйләсәк, мин һәр иртәсен үз өстемдә эшләргә гадәт булдырдым -ярты сәгать, 1 сәгать зарядка ясыйм, ә ял көннәрендә вакытны гаиләм белән үткәрәм», – дип сөйләде Александр Терентьев.

Очрашуны тәмамлап, спикер һәр як өчен мондый форматтагы очрашуларның мөһимлеген ассызыклады: Дәүләт хезмәткәрләре өчен – яшь кешеләрдән кире элемтә алу ә яшьләр өчен – тәҗрибә алу.

Белешмә

«Кадрлар резервы» республика яшьләр проекты 2009 елдан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә тормышка ашырыла.

«Кадрлар резервы» - ул түләүсез, дәвамлы үсеш ала торган программа, ул Татарстан Республикасы яшьләренең үз-үзләрен күрсәтә алу өчен шартлар тудыра, хезмәт һәм белем бирү мобильлеген стимуллаштыра һәм яшь гражданнарның Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән үзара хезмәттәшлегенә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International