IX «Наше время- «Безнең заман» фестиваленә гаризалар кабул итү кампаниясе башланды

2021 елның 24 августы, сишәмбе

«Наше время – Безнең заман» IX Республика эшче яшьләр телевизион фестиваленә гаризалар кабул итү кампаниясе ачылды. 2021 елгы фестиваль Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган. Гаризалар 25 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Фестиваль эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга, эшче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән. ТР Президенты Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында үткәрелә.

Татарстан Республикасы учреждениеләре һәм предприятиеләре, милек формасына карамастан, фестивальдә катнашу өчен команда яки аерым башкаручылар җибәрә, алар «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты» һәм «Предприятиенең сәламләү-презентациясе» номинацияләрендә үз номерларын тәкъдим итә.

Гадәттәгечә, фестиваль зона этапларыннан башлана. Быел алар 8-9 октябрьдә Әлмәттә, 15-16 октябрьдә Түбән Камада, 22-23 октябрьдә Казанда һәм 29-30 октябрьдә Яшел Үзәндә узачак.

Зона этапларын уңышлы узган командалар 12-13 ноябрьдә фестивальнең суперфиналында очрашачак. Ул Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Концерт залында узачак.

15 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында гала-концерт узачак. Анда җиңүче команда-Гран – при иясе игълан ителәчәк һәм ТР Президентының традицион күчмә кубогы һәм 500 000 сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак.

«Безнең заман геройлары» махсус призы иясе 300 000 сум күләмендә акчалата премия алачак.

Катнашу өчен гаризалар 25 сентябрьгә кадәр рәсми сайтта кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International