«Россия студентлар язы» җиңүчеләренең беренче гастроль туры Татарстанда старт алды

2021 елның 29 августы, якшәмбе

Казанда «Россия Студентлар язы» Бөтенроссия фестивалендә җиңүчеләрнең беренче гастроль туры концерт тамашасы - Россия яшьләр берлеге һәм «Россия – мөмкинлекләр иле»платформасының уртак проекты премьерасы булды. Фестивальнең 30 еллыгына багышланган Россия Федерациясенең биш субъекты буенча  тур  Россиянең 12 төбәгеннән иң яхшы 100 катнашучыны җыйды.

Казанда чыгыш ясаганнан соң, катнашучылар Ульяновск, Самара, Ставрополь шәһәрләрендә концертларын дәвам итәчәкләр. Тур сентябрь  башында Судак шәһәрендә «Таврида.АРТ» фестивалендә тәмамланачак.

Гастрольләр турын ачу тантанасында катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре  министры Дамир Фәттахов әлеге проектның мөһимлеген ассызыклады: «Безнең өчен Бөтенроссия проектына старт бирү-зур дәрәҗә. Студентлар язы - без үзебез дә  катнашкан проект һәм хәзер бу чорны сагынып искә алабыз. Биредә һәрвакыт уникаль атмосфера, үзенчәлекле энергия һәм матурлык. Безнең өчен бу фестиваль белән бәйле бөтен нәрсә дә якын һәм премьера очраклы гына бездә узмады-Татарстан күп тапкырлар конкурста җиңүче булды. Ә киләсе елда без фестивальне БДБның барлык илләреннән катнашучылар белән кабул итәргә әзерләнәбез. Бу «БДБ илләре студентлар язы» беренче халыкара фестиваль  булачак, ә анда 1500 дән артык кеше катнашачак», - дип билгеләп үтте министр.

Концерт программасында Татарстан Республикасы, Пермь, Приморье өлкәләре, Мәскәү, Курск, Төмән, Магадан, Кемерово, Тверь, Новосибирск , Хакасия һәм Чувашиядән килгән 2021 елгы Россия Студентлар язы җиңүчеләре катнашты.

Гастрольләр туры студентлар язының 7 иҗади юнәлеш: театр, бию, инструменталь, вокал, журналистика, видео һәм 2021 елның яңа конкурс юнәлеше – фәнни слэм буенча лауреатларын берләштерде.

Татарстанны  Альберт Хуҗиәхмәтов-театр юнәлеше һәм технология университетыннан «Наизнанка» театр юнәлеше һәм федераль проектларны куючы режиссер –  Дмитрий Юдин. Гастроль турын үткәрү идеясе 2014-2018 елларда Россия Студентлар язы ачылу һәм Гала-концертын куючы режиссер  Дмитрий Большаковныкы. Гастрольләр туры - Россия яшьләр берлеге һәм «Россия-мөмкинлекләр иле»платформасының уртак проекты. Турны Мәскәү Политехы оештыра. Проект бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы кысаларында грант ярдәме белән тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International