Александр Терентьев КФУның беренче курс студентларына лекция укыды

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев КФУның Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының беренче курс студентларына лекция укыды. Чара «УНИКС» мәдәни-спорт комплексының зур залында узды.

2021 елда Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының беренче курсына 663 студент керде. КФУга барлыгы 12,2 меңнән артык кеше килгән.

Очрашуны ачып, Александр Терентьев 1983 елда «Гамәли математика» белгечлеге буенча ВМКны тәмамлавы һәм белемнәреннән алган тәэсирләре белән уртаклашты.

«ВМКда мин вакыйгаларга читтән карау мөмкинлегенә ия булдым, системалы, аналитик караш һәм хәзер дә эштә ярдәм итә торган бик яхшы фундаменталь белемнәр тупладым. ВМКга кергән кызлар һәм егетләр яхшы сайлау ясадылар дип саныйм», – диде ул.

«Безнең йорт-Татарстан. Татарстан: киләчәккә омтылган республика!» лекциясе кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары республика үсеше тарихы, эшчәнлекнең һәр юнәлеше буенча куелган бурычлар, аларны үтәү нәтиҗәләре һәм Татарстанның уңышлы үсеше шартлары турында сөйләде.

Мөмкинлекләр турында сөйләгәндә, Александр Терентьев яшьләр сәясәтенә басым ясады.

«Яшьләр-ул стратегик ресурс. Без сезгә ышанабыз һәм сезнең башта үз траекториягезне төзүегезне, студентларга каралган барлык мөмкинлекләрдән файдаланып, укуыгыз белән параллель рәвештә проект эшчәнлеге белән шөгыльләнүегезне, эре эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек итүегезне, республикабызны үстерүегезне һәм аның белән бергә горурлануыбызны телибез», - дип нәтиҗә ясады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International