Татарстан яшьләре интернетта цифрлы гигиена мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 11 сентябре, шимбә

Татарстан яшьләре «Цифрлы гигиена: интернетта цензура булырга тиешме?» темасына дискуссия оештырды.Дискуссия Казан шәһәренең Яшьләр парламенты тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты белән берлектә оештырылган «Дебаттл» проекты кысаларында узды. Экспертлар булып Казан шәһәре Думасының яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча даими комиссиясе рәисе Евгений Чекашов һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгының стратегик үсеш, проектларга һәм инициативаларга ярдәм итү бүлеге башлыгы Динар Хафизов чыгыш ясады.

Евгений Чекашов улы Глеб белән дебатларга килгән, ул «Цифрлы гигиена»га «Риза» позициясе белән чыгыш ясаган.

«Цифрлы гигиена һәм цензура аерылуын аңларга кирәк. Балаларыбызны артык мәгълүматтан яклау позициясе ягыннан цифрлы гигиена -иң беренче чиратта, ата-аналар бурычы. Әгәр дә цензураны белә торып ялган мәгълүмат таратуны чикләү күзлегеннән карасак, әлбәттә, бу очракта дәүләт тыкшынырга тиеш», – дип саный Евгений Чекашов.

«Яшьләр парламентының яңа проекты яшьләрнең бер-берсе белән әңгәмәнең, төрле фикерләрнең әһәмиятен бик яхшы чагылдыра. Без цифрлы гигиена, шулай ук интернеттагы цензура мәсьәләләре буенча тулы бер фикерләр ишеттек», - дип билгеләде Динар Хафизов.

Гадәттәгечә, дебатлар аргументларның «Риза» һәм «Каршы» сүзләре форматында узды. Командалар составында Казан Яшьләр парламенты, Студентлар лигасы, балалар оешмалары Советы һәм 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь кешеләр бар иде. Параллель рәвештә оешманың рәсми аккаунтында турыдан-туры эфир барды. Чара «Маяковский» иҗат киңлегендә узды. Модератор булып Казан шәһәре Яшьләр парламенты рәисе Мария Вьюгина чыгыш ясады.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча рәсми аккаунтта иң яхшы дүрт катнашучы сайлап алынды: Никита Аверьянов, Денис Малухин, Алия Лотфуллина һәм Александра Костюхина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International