Татарстанда аграр юнәлеш буенча укучы студентларның Бөтенроссия форумы старт алды

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

ТатарстанныңЛаеш районында «Йолдызлы» укыту һәм сәламәтләндерү үзәге базасында «КАЙТАМ» Бөтенроссия форумы старт алды. Чарада Аграр юнәлештәге 150 студент катнаша, аларның 70е – Россиянең 35 төбәгеннән, 80е-Татарстан Республикасыннан. Моннан тыш, 600 катнашучы «Авылның көче»кушымтасы аша онлайн тоташтырылган иде.

Ачылу «Кайтам: дипломнан алып хезмәт хакына кадәр»темасына түгәрәк өстәл форматында узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, онлайн-Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авыл территорияләрен үстерү департаменты директоры Ксения Шевелкина катнашты.

Тимур Сөләйманов республикада авыл яшьләренә ярдәм итү буенча кирәкле чаралар турында сөйләде.

Ул ассызыклаганча, өченче ел рәттән Президент ярдәме белән Министрлык командасы, төрле урыннарда яшьләр белән бергә, район хакимиятен дә җәлеп итеп, яшьләрне кызыксындырган мәсьәләләр буенча фикер алышу максаты белән, республика районнарына чыга.

Аның сүзләренә караганда, бу яшьләрнең ихтыяҗларын белү һәм мөмкинлекләр турында сөйләү мөмкинлеге. Министр билгеләп үткәнчә, «Кайтам» форумы — ул шул ук исемдәге проект офисы мисалларының берсе, аның кысаларында моңа кадәр үзләре турында белдерткән яшь ватандашлар белән әңгәмәләр циклы да нәшер ителгән иде.

«Кайтам Проект офисының идеясе шунда - Татарстан яшьләре, үз ватаныннан читкә чыгып, югары белем алганнан соң, үз туган якларында үз-үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр күрергә тиеш. Безнең бурыч-яшьләр белән бергә мөмкинлекләр булдыру, алар белән бергә бүген нинди мохит булырга тиешлеген программалаштыру», – дип ассызыклады Татарстан Яшьләр эшләре министры.

Форум бу елны беренче тапкыр үткәрелә һәм 16 сентябрьгә кадәр барачак. Катнашучылар тематик «Авыллар» – бер җитештерү яки азык-төлек темасы белән берләшкән җәмгыятьләр составында яшиләр һәм укый.

«Федераль дәрәҗәдә авыл хуҗалыгы өлкәсендә яшь белгечләрне берләштерә торган зур мәйданчыклар аз. Моны гаризалар бирү кампаниясенең нәтиҗәләре дә раслый – без Россия субъектларыннан 340 гариза кабул иттек  һәм 70  кешене сайлап алдык. Аграр юнәлеш студентларының аралашу, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән тәҗрибәләр белән уртаклашу, стажировкалар, практикалар һәм эшкә урнаштыру, авыл территорияләрен үстерү тәртибе турында мәгълүмат белән уртаклашу һәм бу көн тәртибендә аларның нинди роль уйнавын аңлау ихтыяҗы бар», - дип йомгак ясады Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Диләрә Шувалова.

Форум йомгаклары буенча яшь белгечләрне авыл территорияләрендә эшләүгә яраклаштыру буенча методик материаллар җыентыгы басылачак, ул үзенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен теләсә кайсы предприятие, бизнес-оешма һәм АПК өлкәсе уку йорты тарафыннан кулланылырга мөмкин.

Чараны оештыручылар - яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» РИО, Казан дәүләт аграр университеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International