«Озын тәнәфес»: Бөтенроссия конкурсының ярымфиналында Татарстан яшьләренең 42 вәкиле катнаша

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

2021 елның 12-16 сентябренда Пенза  шәһәрендә  беренче тапкыр 1-3 курс студентлары арасында «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсының ярымфиналы уза. Анда Россиянең 23 өлкәсеннән 700 кеше катнаша. Татарстан Республикасының 15 махсус урта уку йортыннан 42 студент катнаша. Һәр катнашучы уен рәвешендә тест сериясе үтәләр. Аның нәтиҗәсе буенча оештыручылар аларның мөмкинлекләрен билгели алачакар. Шулай ук танылган һәм уңышлы шәхесләр белән очрашулар, төркемнәрдә эш күнекмәләрен ныгытучы тренинглар үтәчәк. Чара  экскурсияләр белән төгәлләнәчәк.

Конкурс тугыз тематик юнәлеш буенча үтәчәк:  яңа медия («Иң мөһимен сөйлә!»), сәнгать һәм иҗат(«Мин иҗат итәм»), экология  («Табигатьне сакла!»),яшәү мөхите («Дөньяны үзгәрт»), Сәламәт яшәү рәвеше  («Сәламәт бул!»), Фән һәм технология («Киләчәкне тудыр!»), игелек(«Игелекләр эшлә!»), Сәяхәт һәм туризм («Россияне өйрән!»), Тарихи истәлек («Хәтерлә!»).

Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре акчалата бүләкләр алачак. Аны өстәмә белем алуга,спорт корылмалары, белем бирүче гаджетлар өчен тотарга мөмкин. Барлык финалистлар «Артек » халыкара балалар үзәгенә путевкалар белән бүләкләнәчәкләр.

Оештыручылар – «Озын тәнәфес» АКБО,  РФ Мәгариф министрлыгы, Росмолодежь һәм конкурс партнерлары ярдәмендә «Россия-мөмкинлекләр иле» Президент платформасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International