Яр Чаллы шәһәренең эшләүче яшьләре мини-гольф буенча ярышларда катнаштылар

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Мини-гольф ярышлары эшләүче яшьләр спартакиадасы кысаларында «Golfstreeeam» клубында үтте. . Ярышларда 19 предприятие  һәм оешма:  Түбән Кама ГЭСы, «КАМАЗ» ҖАҖ тимер заводы, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, «КАМАЗ» ВТК АҖ, «Чаллы-Бройлер»ҖЧҖ командалары катнашты. «Ремдизель» АҖ һәм «КАМАЗ» ҖАҖнең кою заводы 3әр команда, «КАМАЗ» ГАҖ двигательләр заводы һәм Чаллы ТЭЦ-4 команда тәкъдим итте.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: мини-гольф  спортта яңа төр буларак, беренче тапкыр кертелде һәм ул катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Уен барышында командалар 4 төркемгә бүленде. Һәр командадан иң көчлеләр финалга үтте. Финал этабында җиңү өчен «КАМАЗ "ҖАҖ кою заводы командасы һәм «Ремдизель" АҖ өч командасы ярышты. Нәтиҗәдә  «Ремдизель" АҖ2 командасы җиңү яулады.

Ярышны оештыручылар:  «Яр Чаллы шәһәре предприятиеләр һәм оешмаларның яшьләр Советы» муниципаль берәмлеге, «Заман «яшьләр үзәге», «Бердәм Россия»  партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр эшләре  идарәсе.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International