Скорлупино: Анет Сай, ике рекорд, йомырка ыргыту буенча чемпионат һәм кулинария мастер-класслары

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Бөтенроссия «Скорлупино» фестивале кысаларында, 2 октябрьдә дөньякүләм йомырка көне билгеләп үтелә. Чара Татарстанның Питрәч районы Питрәч авылында үтәчәк.

Фестивальда ике төрле рекорд куюны планлаштыралар: бик  зур торт пешерү һәм барлык теләүчеләрне иң зур самовардан чәй эчерү.

Торт бисквиттан  крем катламнары белән бизедан торачак. Аның авырлыгы 200 кг , мәйданы – 10х1,25 метр. Торт узган елның октябрь аенда Марий Элда эшләнеп, Гиннессның рекордлар китабына ккертелгән торттан зуррак булачак.

Татарстанның иң зур самовары 200 литр сыешлы булачак. Чәй хуш исле үләннәрдән әзерләнәчәк. 

«Скорлупино» - үз форматы буенча уникаль вакыйга. Фестиваль Татарстан авыл яшьләрен үз территорияләренең икътисади һәм социаль үсешенә җәлеп итүгә һәм Татарстан Республикасы яшьләре арасында дустанә элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән. Фестиваль 20 яшьлщр командалары арасында ярышлар рәвешендә бара.

 Гастрономик мастер-класслар – «Скорлупино»фестиваленең тәмле традициясе. Бу юлы «Скорлупино» кунаклары өчен махсус «Оча торган пычаклар тамашасы» күрсәтеләчәк . Атланмай соусында тавык ите белән паста әзерләү буенча мастер-класс оештырылачак. Тамашаны ТР пешекчеләр гильдиясе башкарма директоры, ChefsTeam Идел буе берләшмәсе амбассадоры, #Edakshow кулинар театрына нигез салучы, «Адская кухня» тапшыруының шеф-пешекчесе Илдар Такиулин тәкъдим итәчәк.

Катнашучылар өчен зур концерт программасы тәкъдим ителәчәк.  Тамашаның Хедлайнеры җырчы Анет Сай. Шулай ук башкорт мультиинструметалисты  Заһир Зәйнетдинов, җырчы, автор-башкаручы Илнат Фархуллиннар чыгыш ясаячак.

Фестиваль турында өстәмә мәгълүматны сайттан белергә була.

Фестивальне оештыручылар Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы һәм аграр яшьләр берләшмәсе ярдәме белән Питрәч районы башкарма комитеты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International