Россия студентлары хакимият белән әңгәмә барышында үз лидерларын тәкъдим иттеләр

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

22 сентябрьдә Бөтенроссия студентлар форумының беренче белем бирү көне эшлекле программа белән ачылды. Аның кысаларында «Вакыйгалар офыгы» дип аталган медиа очрашуларның беренчесе узды.

Катнашучылар һәм хакимият вәкилләре горизонталь элемтәләр урнаштырырга тырыштылар, шулай ук яшьләр лидерының яңа образын булдырдылар.

Очрашуны Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко ачты. Ул бүген безнең илдә студентлар алдында ачылган мөмкинлекләр турында сөйләде, волонтерлык хәрәкәтен, студентлар туризмын һәм яшьләр эшкуарлыгын үстерү мәсьәләләренә кагылды, «Россия - мөмкинлекләр иле» платформасы кысаларында студентлар үсеше программаларын һәм юнәлешләрен билгеләде:

«Студентлык-тормышта иң кызыклы вакыт. Сездә уникаль белем алу һәм аны алга таба, киләчәккә инвестицияләү мөмкинлеге бар. Бүген сез үзегез илдә уңышлы эшләп килүче проектларның авторларына әвереләсез. Быел эшләтеп җибәрелгән «Синең адым» Бөтенроссия конкурсы шуның ачык дәлиле булып тора. «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы кысаларында «Россия лидерлары. Студентлар», «Киләчәк укытучысы. Студентлар», «Карьера вакыты» һ.б. барлык бу проектлар да сезнең тәкъдимнәр буенча туган. Без бу киңлекнең соавторлары булуга таянып эшлибез.Форум эше нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр барлыкка килер дип ышанам калам»

Катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин сәламләде, ул форумда катнашучыларга нәтиҗәле эш теләде. «Ышанам, әлеге чара студентлар берләшмәләренең алга таба үсеше һәм үзара хезмәттәшлеге өчен стимул булачак, студентларның үз төбәкләренең яшьләр программаларын гамәлгә ашыруга җәлеп ителүен арттырачак, шулай ук студент яшьләренең инициативаларын һәм проектларын интеграцияләү мәйданчыгына әвереләчәк».

 Панель дискуссиянең спикерлары буларак яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Андрей Платонов һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов чыгыш ясадылар.

Андрей Платонов милли проектлар өчен идеяләрне алга этәрү буенча студентлар клубларының иҗтимагый эшенең әһәмиятен билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, яшь лидерлардан 15 меңнән артык тәкъдим кергән.

Тимур Сөләйманов үз чыгышында яшьләр лидеры образын тәкъдим итте:

«Аякта нык тору өчен материалда булу кирәк. Аңлылык һәм эштә катнашкан булу мөһим. Лидерлык-үз өстеңә җаваплылык алу турында. Лидер булу-чакыруларга һәм кыенлыкларга, яңа мөмкинлекләргә мөнәсәбәтне аңлата».

Спикер фикеренчә, лидерның мөһим осталыгы – «Әйбәтләп уйлау, тиз хәл итү».

Форум «Мәгариф» милли проекты кысаларында үткәрелә һәм студентлар клубларының Милли Лигасы слетын, 100 дән артык төбәк мәйданчыгын, шулай ук онлайн НЛСК слетын үз эченә ала.

Форумны оештыручылар-РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Ресурс яшьләр үзәге» Федераль дәүләт автоном учреждениесе, студентлар Координация советы, «Белем» Россия җәмгыяте ярдәме белән яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International