Казанда «Россия – ИХО» Халыкара яшьләр лагере узачак

2021 елның 24 сентябре, җомга

«Россия – ИХО» I Халыкара яшьләр лагере 27 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр узачак. Чарада 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия һәм ИХО илләренең 100 вәкиле катнашачак.

«Россия – ИХО» Халыкара яшьләр лагере-Халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү өлкәсендә уникаль проект. Атна дәвамында төрле илләрдән килгән яшьләр үзара бәйләнешкә бердәм караш формалаштыралар һәм халыкара хезмәттәшлек өчен актуаль булган мәсьәләләрне практик хәл итү юлларын билгелиләр. Лагерь Россия һәм ИХО халыкара хезмәттәшлеге линиясе буенча яшьләрнең проект офисларын (хабларны) формалаштыру өчен старт булачак.

Эш дүрт юнәлеш буенча барачак: волонтерлык, эшмәкәрлек, мәгариф һәм мәдәният. Аларның кысаларында берничә өлкә каралачак.

Мәдәният мәдәни коллективларның коллаборациясе, профильле белем бирү һәм мәдәни мирасны, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы халыкларының кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен алга этәрү мәсьәләләрен караячак.

Мәгариф юнәлешендә иҗтимагый дипломатия, толерантлык һәм мәдәниятара коммуникацияләр, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы спецификасы буенча белем бирү программалары, конференцияләр, форумнар, лагерьлар һәм онлайн проектлар (онлайн курслар, лекцияләр һәм тренинглар) оештыру планлаштырыла.

Эшкуарлык буенча түбәндәге өлкәләр билгеләнде: эшкуарлык компетенцияләрен һәм күнекмәләрен үстерү программалары, эшкуарлык инициативалары, тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән проектлар, онлайн сервислар, IT һәм инновацияләр, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек өлкәсендә эшкуарлык.

Программа проект менеджменты күнекмәләрен үстерүгә багышланачак һәм ике этапта узачак: онлайн форматта уку һәм турыдан-туры Казанда катнашу.

Шулай ук лагерь кысаларында ИХО илләре киңлегендә яшьләр проект офисларын ачу буенча оештыру эшләре алып барылачак. 2021 лагерьның эксперт җәмәгатьчелегенә Ислам хезмәттәшлеге яшьләр форумы (Төркия) вәкилләре, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Дипломатик ведомстволары вәкилләре, IT-белгечләр, бизнесменнар һәм җәмәгать эшлеклеләре керәчәк.

Лагерь «Россия – ИХО» юнәлеше буенча Халыкара яшьләр хезмәттәшлеге Федераль проект офисы эшчәнлеге кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International