Казанда яшьләр хокук саклау хәрәкәтләре активистлары өчен спартакиада узачак

2021 елның 24 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләренең XXI Республика Спартакиадасы старт алды. Чара 26 сентябрьгә кадәр «Заречье» сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә узачак.

Конкурста Татарстан Республикасының 15 районыннан 15тән 20 яшькә кадәрге 100 хокук саклау хәрәкәте активисты катнашачак. Спартакиаданың бурычлары арасында яшьләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, үсеп килүче буында уңай тормыш шартларын булдыру һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы яшьләрне бергә туплау.

Спартакиада программасында: 100 метрга һәм 3 километрга йөгерү, туристик каршылыклар юлын  узу, гранат ыргыту, аркан тарту һәм турникта күтәрелү.

«Спартакиада еш кына безнең хәрәкәттә катнашырга теләге булган һәркем өчен ишек ача. Балаларның башта катнашырга гына килүләре, ә аннан соң безнең эшкә кушылу очраклары да булды. Мәсәлән, минем үзәктә балалар һәрвакыт чараларда актив катнашалар, оештыру эшләрендә булышалар. Аларның һәркайсы үзен олы, кирәкле, мөһим һәм эшлекле итеп хис итә. Ә минем өчен алар чын ярдәм һәм көч», - дип уртаклашты Чистай шәһәренең «Форпост» филиалы директоры Лариса Галиева.

Оештыручылар-Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә «Форпост» республика үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International