14-16 октябрь көннәрендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә 20 нче «Мәгариф. Карьера» махсус күргәзмәсе узачак.
«Мәгариф. Карьера» – белем бирү учреждениеләре һәм мәгариф технологияләре күргәзмәсе, Татарстан Республикасында Казан мәгариф учреждениеләре һәм Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары потенциалын күрсәтүче бердәнбер күргәзмә.
Ачылу 14 октябрьдә 11.00 сәгатьтә була. 14 һәм 15 октябрьдә күргәзмә 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, 16 октябрьдә – 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Керү ирекле.
Катнашучылар арасында: Казан (Идел буе) федераль университеты, А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ), Казан дәүләт энергетика университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты (КДАТУ) һәм башкалар. Моннан тыш, Төньяк башкала вузлары катнашачак: Санкт-Петербург дәүләт университеты, Санкт-Петербург дәүләт сәнәгать технологияләре һәм дизайн университеты, Санкт-Петербург тау университеты, Санкт-Петербург дәүләт диңгез техник университеты, Санкт-Петербург дәүләт икътисад университеты.
«Work-тур» - 2020 елда старт алган һәм уку вакытында яшьләрне эшкә урнаштыру системасын камилләштерүгә, потенциаль эш бирүчеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне үстерүгә, һөнәри күнекмәләр эшләүгә һәм яшь кешеләрнең хезмәт эшчәнлегенә кызыксынуларын арттыруга юнәлдерелгән махсус проект.
14 һәм 15 октябрьдә work-тур кысаларында шәһәрнең эш бирүчеләреннән вакансияләр маркеты, «Яшьләргә эш» порталын һәм студентлар отрядлары хәрәкәтен тәкъдим итү, эш бирүчеләр һәм уңыш казанган эшмәкәрләр белән ачык дискуссия мәйданы, яшьләрне эшкә урнаштыру һәм вакытлыча эш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча стратегик сессия узачак. Эш эзләүче яшь кешеләр төрле компанияләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән аралаша һәм эш таба алачак.
Чара, конгресс һәм күргәзмә эшчәнлеген башкарганда, яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуны кисәтү буенча профилактик чаралар үткәрүне исәпкә алып, Роспотребнадзор тәкъдимнәре нигезендә үткәрелә.