MINMOLTEENS: Татарстанда яшүсмерләр клублары буенча блог-тур узачак

2021 елның 15 октябре, җомга

16-17 октябрьдә Татарстанда республиканың яшьләр (яшүсмерләр) клублары буенча блог-тур узачак. Чарада социаль челтәрләрдә актив яшүсмерләр аудиториясе булган блогерлар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашачак.

Блогерлар 16 октябрьдә Казанда яшьләр (яшүсмерләр) клубларында, 17 октябрьдә Чаллыда һәм Әлмәттә берәр клубта булачак. Программада атмосфераны тулысынча тоя алу һәм аудитория белән уртаклашу өчен клублар темалары буенча мастер-класслар һәм активлыклар планлаштырылган. Турның төп бурычларының берсе-мөмкин кадәр күбрәк яшүсмерне мөмкинлекләр белән таныштыру.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Татарстанда 224 яшьләр (яшүсмерләр) клубы эшли, алар 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге үсмерне уңышлы үстерү өчен барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Моннан тыш, аларның эшчәнлеге билгеле бер тематикага багышланган.

Инфраструктура - уңайлы эш һәм үсеш өчен иң мөһим нәрсәләрнең берсе. 2015 елдан 153 клуб ремонтланды, нәкъ менә шул вакытта биналарга  капиталь ремонт һәм матди базаны ныгыту программасы эшли башлады. Быел 9 клуб модернизация процессында.

Блог-турны оештыру Minmol Teens юнәлеше кысаларында гамәлгә ашырыла, ул 2021 елның июнендә эшли башлады. Аның төп максаты-республика яшүсмерләрен үз-үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр булдыру. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эш яшүсмерләр белән дә, яшүсмерләр клублары хезмәткәрләре, яшүсмерләрнең ата-аналары белән дә алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International