27-29 октябрьдә «Идел» яшьләр үзәгендә яңа эш башлаучы фермер мәктәбе узачак һәм яңа эш башлаучы эшмәкәрләрне һәм авылда үз фермер эшен ачарга теләүче яшь кешеләрне җыячак.
Сез әле үз эшегезне нинди урында башлаячагыгызны ачыкламагансыз, әмма ул кабатланмас булырга тиешлеген төгәл беләсез? Үзегезнең агробизнесыгызны нәрсәдән башларга кирәклеген беләсезме?Бу сорауларга «ФерМир» фермер мәктәбендә җавап бирерләр.
Белем бирү программасы 3 блоктан тора: «Бизнесны башлап җибәрү», «Үсеш юллары» һәм «Авыл хуҗалыгы бизнесын алга җибәрү».
Мәктәп тәмамлангач, һәр катнашучыга дәүләт үрнәгендәге сертификат тапшырылачак, ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының грант конкурсларында өстәмә баллар алуны күздә тота.
Анда катнашу өчен авылда үз бизнесларын башларга теләүчеләр, яшь фермерлар, шулай ук бер елдан да ким эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары чакырыла. Катнашу өчен 22 октябрьгә кадәр сылтама буенча онлайн форма тутырырга кирәк.
Чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты ярдәмендә «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы.