Татарстан студент отрядлары үз осталыкларын исбатладылар

2021 елның 22 октябре, җомга

Идел буе федераль округының студентлар отрядлары XI слеты кысаларында җиде юнәлеш буенча һөнәри осталык конкурсы узды. Анда 14 регионнан йөзгә якын яшь кеше катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан студентлары түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләр һәм призерлар булдылар:

- Студентлар медицина отрядлары арасында һөнәри осталык конкурсында 3 урын;

– Зәй студентлар отрядлары штабы командиры Данила Багурин - «Штабның иң яхшы командиры» конкурсында 3 урын.

- КДАТУ студентлар отрядлары штабының «Ignis» студентлар педагогик отряды - матбугат хезмәтләре конкурсында 2 урын;

- Студентлар төзелеш отрядлары арасында һөнәри осталык конкурсында 2 урын;

– КДАТУның студентлар отрядлары штабының «Altea» ССервО вәкиле  Надежда Васильева - «Хезмәтче» компетенциясе буенча студентлар сервис отрядлары арасында һөнәри осталык конкурсында 1 урын.

- КДЭУның «Тесла»студентлар отрядлары штабы комиссары Инга Әскәрова - «Штабның иң яхшы комиссары» конкурсында 1 урын.

– КДЭУның «Тесла» студентлар отрядлары штабының «Дельта»Урта һөнәри белем бирү мәктәбе командиры Евгений Ампилогов - «Иң яхшы көрәшче» конкурсында 1 урын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International