«Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе сәхнәсендә «Пушкин картасы» программасын тәкъдим иттеләр

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

«Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе иҗади командасы «Рус поэзиясе алтын гасыры: якын һәм ерак» дип аталган әдәби-музыкаль кичә әзерләде.Чара XIX гасыр башында иҗат иткән һәм үзләреннән соң бик бай әдәби, поэтик, музыкаль мирас калдырган мәдәният әһелләренә багышланган.

1812 елгы Ватан сугышы һәм патриотик күтәрелеш XIX гасырда рус мәдәниятенең  кискен үсеш алуына сәбәп булып тора. Петр Чаадаев раславынча, Россия мәдәнияте һәм цивилизациясе бу дөньяга берни дә китермәгән, нәкъ менә шушы йөз ел эчендә Россия дөньяга әдәбият, рәсем сәнгате, музыка, фәндә фундаменталь ачышлар бүләк иткән, гомумкешелек мәдәнияте хәзинәсенә зур өлеш керткән. Алтын чор турында сөйләгәндә, без иң элек Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Николай Некрасов, Федор Тютчев кебек шагыйрьләрне атыйбыз. Ә язучылар турында сөйләгәндә, Лев Толстой, Федор Достоевский, Антон Чехов, Иван Тургеневлар, музыка өлкәсендә Михаил Глинка, Николай Римский-Корсаков, Петр Чайковский һәм башкалар күз алдына килә. Чарада нәкь менә шуларның поэзияләре, проза һәм музыкаль әсәрләре яңгырады.

«Безнең бурыч-илебезнең мәдәни кодын саклап калу, талантлы ата-бабаларыбызның: композиторлар, язучылар, шагыйрьләр тарафыннан салынган нәрсәләрне саклап калу. Ә иң мөһиме-бу мирасны үсеп килүче буынга тапшыру. Аларны кызыксындырырга кирәк. Өйләренә кайткач, алар Тургенев томнарын ачсын, Чайковский романсларын тыңласын. Менә шул чакта, безнең эшебез файдасызга эшләнмәгән, дияргә була»,- диде Татарстан Республикасы төбәкара  «Созвездие – Йолдызлык» яшьләр иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе чара режиссеры Марина Ясельская.

Бу елның ноябреннән  «Рус поэзиясе алтын гасыры: якын һәм ерак» әдәби-музыкаль кичә Арт-резиденция репертуарына керәчәк. Билетларны «Пушкин карта»сы буенча да алу  мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International