Татарстан яшьләре видеороликлар конкурсында катнашырга чакыралар

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Татарстанда 12-18 яшьлек яшүсмерләр өчен видеороликлар Республика конкурсы старт алды.  Эшләр 15 ноябрьгә кадәр сылтама буенча кабул ителә.

Уңай контент булдыру, яшүсмерләрнең иҗади үсеше өчен мөмкинлекләр һәм мәйданчык булдыру, җәмгыятьнең игътибарын актуаль мәсьәләләргә җәлеп итү – бәйгенең төп бурычларыннан берсе. Ә иң мөһиме -  киләчәктә Татарстан яшүсмерләре өчен Тик-ток аккаунт булдырылачак.

«Тик-ток Тинс»та 12-18 яшьтәгеләр, 5 кешегә кадәр иҗат төркемнәре составында яки 1 кеше составында катнаша ала.

Видеороликлар конкурсы өч номинациядән тора: «Мин мизгелдә» (катнашучының үзе, шәхси талантлары һәм мавыгуларын тормышка ашыру аша киләчәккә үз өлеше турында сөйләү күздә тотыла), «Клубта ял итәм»(яшьләр (яшүсмерләр) клублары, аларның мөмкинлекләре һәм анда вакыт уздыру турында) һәм «Уңыш челленджы» (Татарстан Республикасында яшүсмерләр һәм яшьләр өчен мөмкинлекләр турында).

Катнашу өчен видеороликны Instagram да #медиаПОДРОСТОК #minmolteens хештегларын куеп һәм @minmol_teens аккаунтын билгеләп урнаштырырга кирәк.  Видеороликның озынлыгы 30 секундтан 3 минутка кадәр булырга тиеш. Тавыш һәм эффектлар салынган презентация видеоролик булып саналмый.

Аннан соң, @minmol_teens Instagram-аккаунты башлыгында бирелгән сылтама буенча гаризаны тутырырга зарур. Барлык пунктларны да тутырырга кирәк, сезгә почтага шәхси мәгълүматларны эшкәртү ризалыгына үрнәк белән хат киләчәк, аны имзаларга һәм тутырылган вариантны сезнең видеоролик белән бергә җибәрергә кирәк. Эшләр 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Конкурс ике этапта узачак-конкурс эшләрен 27 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр кабул итү һәм сайлап алу, шуннан соң 15 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр йомгак ясау һәм бүләкләү.

 «Тик-ток Тинс» җиңүчеләре өчен бүләкләр арасында  брендлы бил сумкасы, тышкы аккумулятор, Bluetooth-колонка, стикерпак һәм башкалар бар.

Оештыручылар- Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Минмолтинс юнәлеше һәм Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International