Алла Кондратьева: студент премияләре – Татарстан яшьләренең уникаль потенциалы турындагы тарих

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген «Татар– информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Ел казанышы» премиясенең гаризалар кампаниясе нәтиҗәләре һәм «Татарстан Республикасының Ел студенты-2021»премиясе үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Анда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева, «Студентлар лигасы»президенты Руфат Кыямов,  «Татарстан Республикасы ел студенты» премиясе башкарма директоры  Камолиддин Бобохонов, «Ел казанышы» премиясе башкарма директоры Нелля Пулатовалар катнашты.

Хәзерге вакытта Татарстанда параллель рәвештә ике студентлар премиясе үткәрелә: урта һөнәри белем бирү учреждениеләре өчен «Ел казанышы» һәм   югары белем бирү программалары буенча белем алучылар өчен «Ел студенты».

«Һәр премия – яшьләребезнең уникаль потенциалы турындагы тарих. Без беренче конкурсларда җиңүчеләребезнең мәгариф, спорт, экономика тармаклары үсеше өчен эшләүләрен күрәбез инде,» - диде Алла Кондратьева.

Бүгенге көндә «Ел казанышы» премиясенең көндезге этаплары бара инде. Кичә «Ел медиа остасы», «Студентлар ел медиасы» һәм «Гран-при» юнәлешләре буенча конкурс этабы үтте. Оештыручылар сүзләренә караганда быел иң күп сандагы гаризалар килгән. Төрле номинацияләрдә 364 кеше гариза биргән.

«Ел студенты 2021» премиясе буенча гаризалар кабул итү дәвам итә.Ул 4 ноябрьгә кадәр барачак.  

Быел экспертлар советын 40% ка яңартырга планлаштыралар. Бу эшчәнлек юнәлешләре буенча даими үзгәрешләр булуы белән аңлатыла һәм жюри катнашучыларны заманча шартлардан чыгып бәяләргә тиеш. Мәсәлән, узган ел «Ел медиа остасы» һәм «Студентлар ел медиасы» номинацияләрен блогерлар бәяләде.

«Ел студенты» гран-при иясе «Алгарыш» программасы катнашучысы булачак. Бу – дөньяның теләсә нинди югары уку йортында түләүсез белем алу мөмкинлеге бирә торган дәүләт гранты.

Оештыручылар – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы,  Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы  ректорлар советы ярдәме белән «Татарстан Республикасы студентлар лигасы » төбәкара яшьләр иҗтимагый оешмасы.

.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International