QR-код алу, дарулар, ашамлыклар китерүдә ярдәм итү, халык саны алуда катнашу – Татарстан волонтерлары алдында торган мәсьәләләрнең берсе.
Бүген Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов волонтерлар белән очрашты.
«Волонтерлар күңел һәм йөрәк кушуы буенча зур эшләр башкаралар. Без бүген волонтерлар эшчәнлегенең никадәр кирәкле булуын күрәбез. Халык монда ярдәм сорап килә, тиз арада һәм оешкан төстә аларга ярдәм күрсәтелә дә. Мин инициативалы, иҗади яшьләрнең актив рәвештә халыкка ярдәмгә килүе бүгенге катлаулы чорда авырлыкларны җиңүдә зур өлеш булып тора дип саныйм», - дип басым ясады Тимур Сөләйманов.
Министр билгеләп үткәнчә, эш ике юнәлеш буенча бара - QR-кодлар алуда һәм Россиякүләм халык санын алуда ярдәм итү.
Аның сүзләренә караганда, Россиякүләм халык санын алуда Татарстанда 58 күптармаклы үзәктән 480 яшь кеше эшли. Халык санын алуда катнашу өчен күптармаклы үзәккә махсус килгән өлкән буын кешеләре аеруча еш мөрәҗәгать итә.
Бүгенге көнгә волонтерларның эшләгән сәгать саны 5000 гә җитә. Көн дәвамында күптармаклы үзәк бүлекләрендә волонтерларга 6 меңгә якын кеше мөрәҗәгать итә.
QR-кодлар алу мәсьәләсе буенча волонтерлар Казан шәһәре күптармаклы үзәкләрендә 15 октябрьдә үк аңлату эшләрен башладылар. Барысы 12 бүлек эшкә тартылды. Көн саен һәр ноктада 1-5 волонтер эшли. Волонтерлар кайнар аш һәм кием белән тәэмин ителгән.
Бу эшкә шулай ук студентларның төзү отрядлары да кушылды.
Исегезгә төшерәбез, параллель рәвештә Татарстан Республикасы волонтерлары мәгълүмат-ресурс үзәге базасында да эш алып баралар – биредә коронавирус йогышы мәсьәләләре буенча кайнар линия оештырылган. Волонтерлар ерактан торып QR-кодлар алуда булыша.
Тимур Сөләйманов шулай ук барлык битараф булмаган кешеләрне акциягә кушылырга чакырды һәм моның өчен 8 (800) 200-34-11 түләүсез кайнар линия номерына шалтыратырга һәм «Волонтер булырга телим»дигән сүзләр белән гариза калдырырга кирәклеген билгеләп үтте. Шуннан соң элемтәгә штаб хезмәткәрләре чыгачак.