6 ноябрьдә Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә. Республика яшьләре бәйрәм чараларына кушылачак һәм берничә акция уздырачак.
Республика районнары һәм шәһәрләренең яшьләр оешмалары онлайн форматта активлыклар үткәрәчәк, анда һәркем катнаша ала. Ә, мәсәлән, «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча республика яшьләр (студентлар) берләшмәләренең үзәге активистлары Бауман урамы сәгате янында 13.00-15.00 сәгатьләрендә триколор тасмаларын таратачак.
Аларга #МыВместе акциясе волонтерлары да кушылачак.
Моннан тыш, КФҮгә килүчеләр дә тасмалар алачаклар, аларны Бөтенроссия халык санын алу волонтерлары һәм QR-код алырга ярдәм итүче волонтерлар тапшырачаклар.