Казанга 2022 елда ислам дөньясының Яшьләр башкаласы статусы бирелде

2021 елның 20 ноябре, шимбә

Казан 2022 елда «Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Яшьләр башкаласы» статусын алачак. Әлеге карар кичә, 19 ноябрьдә, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы Идарәсе утырышында кабул ителде.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

«Бу вакыйга Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү алдыннан аеруча символик мәгънәгә ия. Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы статусын алу алдыннан зур әзерлек эшләре алып барыла. Татарстан инде күп еллар дәвамында үз территориясендә эре яшьләр халыкара чараларын кабул итә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Төрле елларда Истанбул (Төркия), Шираз (Иран), Путраджая (Малайзия), Фес (Марокко), Доха (Катар) һәм Дакка (Бангладеш) кебек шәһәрләр  «ИХО яшьләр башкаласы»  булып торды.

Рөстәм Миңнеханов республика яшьләр эшләре министрлыгына чараларның йомгаклау планын әзерләргә, оештыру комитеты буенча тәкъдимнәр кертергә, шулай ук кирәкле ведомствоара эшне оештырырга кушты.

Кичә кич, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы Идарәсе утырышы барышында форум президенты Таха Айхан: «без беренче тапкыр Ислам дөньясы яшьләр башкаласы исемен ИХО географиясеннән тыш шәһәргә бирү турында Карар кабул иттек. Әмма моңа берничә сәбәп бар. Беренчедән, Казан-үзеннән-үзе дөньякүләм танылган, бай тарихлы һәм яшьләр заты булган шәһәр. Мөселман яшьләре күп яшәгән шәһәр. Икенчедән, бу ислам дөньясының иң төньяк ноктасы. Өченчедән, Татарстан — ИХО яшьләр форумының 2012 елдан башлап иң актив әгъзаларының берсе. Моннан тыш, 2022 ел — Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел-бөтен Россия өчен әһәмиятле ел. Ышанам, Татарстан һәм Казан барлык куелган бурычларны бик яхшы башкарачак һәм киләсе ел безнең оешма өчен яңа офыклар ачачак».

«Халыкара дәрәҗәдә хезмәттәшлек-ул һәрвакыт географик чикләрне киңәйтү, шулай ук безнең яшьләрнең үз-үзләрен күрсәтү мөмкинлекләрен киңәйтү турында. Казанга Ислам дөньясының яшьләр башкаласы статусын бирү-бөтен ил масштабында әһәмиятле вакыйга һәм ИХО составына керүче 57 ил белән яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру, яшьләр сәясәтен тормышка ашыруның иң яхшы дөнья тәҗрибәләре белән уртаклашу мөмкинлеге. Сезне һәм илебезне җиңү белән котлыйм!» ,- дип билгеләп үтте яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) җитәкчесе Ксения Разуваева.

«Татарстан яшьләре тавышы күп еллар дәвамында ИХО киңлегендә яңгырый. «Сәләт» йорты базасында 2012 елдан ИХО Халыкара яшьләр клубы эшли, анда яшьләр дипломатиясе академиясе белән берлектә оештырылган мәдәни һәм белем бирү чаралары даими рәвештә уза. Татарстан Республикасы вәкилләре ел саен Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы тарафыннан оештырыла торган халыкара программаларда катнашалар. Гадәттәгечә, Казанда ИХО илләренең Яшь эшмәкәрләр форумы һәм ИХО илләренең Халыкара яшь дипломатлар форумы кебек масштаблы проектлар уза», - дип нәтиҗә ясады ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Әлеге статусны алу кысаларында 2022 елда Казан шәһәрендә халыкара чаралар уздыру планлаштырыла: ИХО илләренең яшьләр эшләре буенча Министрлар катнашында глобаль яшьләр саммиты, халыкара мөселман мәдәнияте яшьләр фестивале, халыкара ат чабышлары һәм башкалар. Яшьләр эшләре министрлыгы Яшьләр башкаласының төп партнеры булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International